Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Хезмәт”кә җиңүчеләр җыелды. Кемнәр дисезме? (+фоторепортаж)

Бүген редакциябезгә кадерле кунаклар – төрле конкурсларда җиңүчеләр килде.

“Хезмәт” белән... конкурсының җиңүчесе Гөлшат Сәлахованың бүләген тормыш иптәше Марат алды. Әлеге гаилә бу бәйгедә бик актив катнашып, берничә фото белән катнашкан иде, шуның берсе җиңүчеләр арасына керде.

“Без пионер чакларда” конкурсында районыбызның чын пионеры – Җәмилә апа Сибәгатуллина хакындагы язмасы белән катнашып, Гөлназ Фәйзрахманова җиңү яулады.

“Балтач гүзәле” фотобәйгесендә иң күп тавыш җыеп, әти-әнисен чиксез сөендергән кечкенә гүзәлебез Роза Хәбибуллина да бүген “Хезмәт”ебезгә килеп, баш мөхәрриребез Вакыйф Мансуровичтан истәлек бүләгенә лаек булды.

Менә шулай чиксез шатланабыз без төрле конкурсларда катнашучыларга һәм аларда җиңү яулаучыларга. Киләчәктә дә райондашларыбыз актив булсын, “Хезмәт”ебез үткәргән һәрбер бәйгедә катнашып, үз көчләрен сынап карасын иде. Киләчәктә дә бергә булыйк, җиңү шатлыгын бергә бүлешик.



Наташа Жукова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе