Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Хезмәт”ле булсын һәр кем

Хөрмәтле райондашлар! Бәяләр үзгәрешсез торган чакта “Хезмәт”ле булып калырга ашыгыгыз.

Вакытлы матбугатка язылу бара, шул исәптән “Хезмәт”кә дә. Инде язылырга өлгерүчеләр дә бар, әмма кайбер райондашларыбыз, гадәт буенча, ташламалы язылу чорын көтә. Тик, күп кенә газета укучыларыбызның бу уңайдан әйткән тәнкыйть-фикерләренә колак салып (күпчелек абунәчебез бу ташламадан файдаланырга өлгерми һәм безгә үпкә белдерә), быел ташламалар булмаячак. Барлык мөмкинлекләрне барлап, “Хезмәт”кә язылуның бәясен үзгәрешсез калдыра алдык. Һәр ярты ел саен “Хезмәт” газетасына бәя 20-25 процент артып торса да, 2018 елның беренче яртыеллыгына “Хезмәт”кә язылу бәясе артмады, ул элеккечә 648 сумны тәшкил итә.

Хөрмәтле райондашлар! Бәяләр үзгәрешсез торган чакта “Хезмәт”ле булып калырга ашыгыгыз. Нинди генә алга киткән заманда яшәсәк тә, яңалыклар белән сайтлардан секунды-минуты белән танышып барсак та, газетаны кулга тотып уку, вакыт үткәч тә аны кабаттан күзәтү бөтенләй башка.

Кемнең юбилее, кайсы авыл хуҗалыгы җәмгыяте алдынгы, шәхси хуҗалыклардан сөт җыюдагы аермалар, сатып алу яисә сатулар һәм башкалар – болар хакында сез бары “Хезмәт”тән генә укып белә аласыз. Шуңа да район җирлегендәге һәр йорт, һәр гаилә “Хезмәт”ле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Хезмәт”