Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

- Хәлем бик үк шәп түгел... Миңа су эчерт

Барысы да сихри, матур, Бар җиһанда балкый нур. Авылымны яратам, Сиңа атап җыр язам.

Әнием чәчәкләре

Әни чәчәкләр үстерә

Иркәләп, сөеп кенә.

Иртән, кичен сулар сибә

- Үсегез, диеп кенә.

 

Әниемнең чәчәкләре

Бар бакчаны матурлый.

Кунакка килгән һәр кеше

-“Матурлар”, диеп мактый.

 

Өйдәге гөлләреннән дә

Гүя кояш көнләшә.

Туган көннәргә әнием

Матур гөлләр өләшә.

 

Матур көйләр көйли-көйли

Әни гөлләр үстерә.

Һәрберсен сыйпап сөйләшә,

Гүя телләрен белә...

 

Мин дә әнигә булышам

Су сибәм, чүбен җыям.

Үскәч үзем дә әни кебек

Оста бакчачы булам.

 

Сөйләшү

Айсылу дәшә яранга

- Хәлләрең ничек?

- Хәлем бик үк шәп түгел

Миңа су эчерт.

 

Айсылу сорый яраннан.

* Сусау беттеме?

Тамырың һәм яфракларың

Үсеп киттеме?

 

Яран әйтә Айсылуга:

* Рәхмәт, чибәр кыз.

Иртәгә дә онытмыйча,

Сулар сибеп чык.

 

Әни ишеткән яранның

Шундый хәлләрен.

Син дә тыңларсың, сау булса

Күңел күзләрең.

 

Әбием

Әтиемнең әнисенә,

Без әби дип дәшәбез.

Ул өйдә иң олы

Һәм кадерле кешебез.

 

Әти, әни, энем һәм мин

Әбине яратабыз.

Шигырь сөйләп, җырлар җырлап,

Үзебезгә каратабыз.

 

Өстәлдә җылы ризык

Көн саен пешеп тора.

Безнең шатлыкка сөенеп,

Елмаеп-көлеп тора.

 

Әбине бик яратабыз

Озын гомер телибез.

Кадерлебез булып кына

Озак яшә диябез.

 

 

Мәчетем

Мәчетемә кереп киләм,

Шаулый азан тавышы.

Мәчет белән бәйләнгән шул,

Мөселманнар язмышы

 

Җомга саен күңелкәем

Гел мәчеткә ашкына.

Тынычлык табам үземә

Мәчет янында гына.

 

Мәчетләрнең тарихларын

Белергә кирәк безгә.

Үткәннәрсез киләчәк юк

Дип, өйрәтәләр көн дә.

 

Тарихыңны өйрән ныклап

Кем син, кайсы нәселдән?

Үлгәннәргә дога юлла

Кич саен чын күңелдән.

 

Туган ягым

Туган ягым бер генә

Гүзәл җирем - син генә.

Яратам урманнарың,

Шаулап аккан суларың.

 

Мин синең газиз балаң,

Синнән мин илһам алам.

Урманнарыңнан йөрим,

Болытларыңны күзлим.

 

Барысы да сихри, матур,

Бар җиһанда балкый нур.

Авылымны яратам,

Сиңа атап җыр язам.

 

Чишмә

Су буенда чишмә ага

Күңелем шуңа ашкына.

Йөрәгемә рәхәт була

Чишмә янында гына.

 

Йөрәктән сихри моң ташый

Күңелдә шигырь туа.

Чишмә суы белән куйсаң,

Чәе дә тәмле була.

 

Чишмә янында чәчәкләр,

Җиләкләр дә үсәләр.

Чәчәкләргә кунып, уйнап

Йөриләр күбәләкләр.

 

Кыш бабай һәм Кар кызы

Кыш бабай килә безгә

Карлары җем-җем итә.

Яңа елның башлануын

Ул безгә хәбәр итә.

 

Кар кызының чәче сары

Күлмәге зәңгәр икән.

Тавышы матур, йөзе көләч

Ул кайда үсте микән?

 

Сәгать 12 тулганда

Һәркем могҗиза көтә.

Сихри Яңа ел әкияте

Безгә дә килеп җитә.

 

Кыш

 

Кыш килә безгә,

Карлар яудырта.

Бала-чаганы

Тауга куа.

 

Чана шуабыз,

Шау-гөр киләбез.

Бергә булганга,

Бик бәхетле без.

 

Кыш көне безне

Зур бәйрәм көтә.

Могҗиза төяп,

Яңа ел килә.

 

Болытлар

 

Җәен күрдем болытларның,

Күктә йөзеп йөргәнен.

Аю, бүре, сарык, куян.

Бергә уйнап йөргәнен.

 

Җиде башлы аҗдаһа да,

Еланнар да бар анда.

Мин дә шулар арасында,

Йөрдем бары хыялда.

Рәлинә Хәбибуллина
Алан башлангыч мәктәп-балалар бакчасының 3 сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев