Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Хәлләремне белим дисәң... аягыма кара

Аяк киеме белән бәйле күп сынамышлар бар. Кемнәрдер аларның бик дөрес булуына ышандыра. Ә сез аларны беләсезме?

Аяк киеме белән бәйле күп сынамышлар бар. Кемнәрдер аларның бик дөрес булуына ышандыра. Ә сез аларны беләсезме?

Аяк киеменең үкчәсе сынса — акча югалтуга, ди.

Үз аяк киемеңне кешенеке белән бутасаң, көтелмәгән шатлык килер.

Аяк киемегез шыгырдый башладымы? Димәк, сез кемнедер үпкәләткәнсез. Аны хәтерегезгә төшерегез һәм дуслашыгыз. Очрашуга шыгырдаган туфлиегезне киеп барыгыз.

Көз көне онытып калдырган итегегезне бөҗәкләр өй иткән икән, яңа өйгә күчәргә әзерләнегез.

Өйдә тузган, ертык аяк киеме саклау — чир-сырхауларга.
Тузган аяк киемен яндыру хәерле икән. Ташласагыз, аның аша бозым салырга мөмкиннәр, имеш.

Ишек төбендә аяк киеме тәртип белән, дөрес торырга тиеш. Югыйсә, гаиләдә ызгышлар булыр.

Ботинкаларның шнуры ертылса, җиңел акчалар килеп керер.

Носкисыз итек кимәгез, югалтулар булыр.

Кияү кәләшнең туфлиеннән эчемлекне төбенә кадәр эчсә, аны гомер буе бик яратачак икән...

Уң аяк белән абынсагыз — бәхет килер, сул аяк белән абыну яңа танышу вәгъдә итә.

Сәяхәттә аяк киемегезне югалтсагыз, кайгырмагыз, ә тормышыгыздагы яхшы үзгәрешләргә әзер булыгыз.

Автор:Ләйсән Якупова

"Кызыл таң"

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сынамышлар Аяк киеме