Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Хәрбиләр гаебен таныган

Рамил Шәмсетдиновның әтисе Сәлим Шәмсетдинов журналистларга Байкал аръягы частьларының яңа җинаять эше кысаларында "дедовщина" турында тикшерү дәлилләре белән килешүен, асылда, үз гаебен тануларын әйтте.

Искәртеп узабыз, Рамил Шәмсетдинов хәзер атып үтерүдә гаепләнүче генә түгел, башка тикшерүдә зыян күрүче дә. Элегрәк адвокатлар тикшерүнең аңа яңа статус бирелүен раслаган. Сәлим Шәмсетдинов Рамил белән бергә эштә тагын өч зыян күрүче булуын билгеләп үтә.

Ул хәрбиләрнең гаебен тануын, бу эшнең аерым тәртиптә каралачагын белеп сөйли. Ә мондый тәртип хөкем ителүчеләр тикшерүчеләр позициясе белән килешсә генә мөмкин. "Ягъни, алар үз гаебен таныды, - диде Сәлим Шәмсетдинов.- Аларга хөкем карарын зыян күрүче як катнашлыгыннан башка чыгарачаклар".

Автор: Резеда Галикәева

Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рамил Шәмсетдинов