Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Хөрмәтле райондашлар! Сезне чын күңелдән дәүләт бәйрәме – Россия көне белән котлыйм!

Бүген Россия әлеге бәйрәмне көчле һәм бердәм ил буларак каршылый. Россиянең халыкара аренада йогынтысы һәм абруе елдан-ел ныгый, илнең икътисадый куәтен үстерүдә ышанычлы адымнар ясала.

Россия тарихы – безнең һәрберебезнең тарихы һәм ул кече Ватаннан башлана. Безнең өчен ул – Балтач җире. Елдан-ел район ныгый һәм үсеш ала бара – юллар, мәктәпләр төзелә, фельдшер-акушерлык пунктлары торгызыла, авылларны, район үзәген төзекләндерү буенча программалар эшләп килә, бистәнең йөзе күз алдында матурая. Боларның барысы да кече Ватан, үзебез яшәгән Татарстан, бүгенге яшәеш, киләчәк буын, Россиянең чәчәк атуы өчен сезнең куллар, сезнең хезмәт, тырышлыгыгыз белән халык өчен төзелә.
Әлеге бәйрәм көнендә барыгызга да ихлас күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, иртәгәге көнгә ышаныч һәм игелекле эшләрегездә яңа уңышлар телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау