«Хәсрәтнең төрлесен күрдем»
Элекке авылдашым, күрше ике Салавычның бик хөрмәтле кешесе Гөлфирә апа Мостафина язмышыннан азмы-күпме хәбәрдар булган кешеләр дә, бу ябык иңнәргә күпме сынау туры килгәнен белеп, аның бүгенгәчә һәрнәрсәдән шөкер итүенә, сөйкемле, нурлы йөзенә карап соклана.
Ул үзе дә: «Хәсрәтләрнең күп төрлесен күрдем, Аллаһы Тәгалә миңа аларны җиңеп чыгарга көч, сабырлык бирде», – ди.
Сугыш чоры баласы ул. Әтисе Йосыфның сугышка китүен дә, Суслонгер лагерында җәфа чигүен, кулларын өшетеп, сугыштан бармакларсыз кайтуын да хәтерли. Өлкән кыз буларак, сеңелләре Гөлсирә, Рәсмияне карау да, өйдәге эшләрне эшләү дә яшүсмер бала өстендә була, өлкәннәр белән бергә кырга урак урырга, көлтә куярга да йөри. «Ул көлтәләр шулкадәр зур була иде, көчкә күтәреп куя идек. Кечкенә генә булсам да, эшкә бик батыр идем, Гөлфирә шуның кадәр урак урган дип мактыйлар, башкаларга үрнәк итеп тә куялар иде әле», – дип искә ала ул. Әмма бу сынаулар ил белән килгән сынаулар була. Аларны инде җиңдек, тормышлар аз гына булса да уңайлана башланды дигәндә Гөлфирәгә язмыш олы сынау әзерли. Күрше Иске Салавыч егете Гасилга тормышка чыгып, уллары Наил туганга сөенә-сөенә Яңа Салавыч авылында кибетче булып эшләгән Гөлфирәгә нахак бәла ягалар. Янәсе, шушы авылда председатель булган Биктәштән Алексей Терентьев, завхоз әтисе Йосыф белән бер булып, аларга бушка ашарга-эчәргә биреп торган, дәүләт милкен әрәм-шәрәм иткән дип, «групповой суд» була. Алты айлык күкрәк баласын да жәлләмиләр. Гөлфирәгә – ике, әтисенә – алты, Алексейга 8 ел срок бирәләр. «Мин инде Наилне дә үзем белән алып китәм дип, юлга чыккан идем, иремнең бертуганы Навилә апа килеп: «Икегез бергә анда елап ятканчы, үзең генә еларсың, Наилең караулы булыр», – дип, баланы алып кайтып китте»... – Күкрәк баласыннан аерылган ана ниләр кичергәндер дә, ачлы-туклы заманда алты айлык бала баккан әнисе ничекләр түзгәндер?!
–Әти дә, мин дә Казандагы кырыс җәзалылар утыра торган төрмәгә эләктек. Мин ашханәдә эшләдем. Шөкер, төрмә булса да, юлыма бик тә мәрхәмәтле кешеләр очрады. Алар мине бик жәлли иде булса кирәк, сеңлем дип кенә йөрттеләр. Зачет көне дигән әйбер бар иде, тырышып эшләгән, тәртип бозмаган өчен бер көн ике көнгә санала, шуның белән мине бер елдан чыгардылар. Әти дә, Алексей абый да срокларын беткәнче тутырмадылар.
Шунысы әле дә хәтеремдә һәм күңелне әрнетә: судта авылдашларым мине якламады, күрше кызлары кигән күлмәкләремә кадәр гаепләп, шаһит булды. Шөкер, аннан кайтканнан соң бу «эш» тормышыма зыян салмады. Гомерем буе балалар бакчасында эшләдем, балаларны бик ярата идем, алар да мине яратты дип беләм. Әле дә шул бакчага йөргән балалар – инде пенсия яшенә җиткән булсалар да: «Гөлфирә апа», – дип әллә каян якын итеп эндәшәләр. Авыл халкы бик хөрмәт итә үземне. Авырый гына күрмә, диләр. Әлхәмдүлилләһ, шуларның хәер-теләкләре белән, шушы яшемә җитеп, авырып, хастаханә юлларында йөрмәдем...
Ничә еллар инде ике авылга абыстай булып хезмәт куя, мәет юу, озату йолаларын башкара Гөлфирә апа. Ихластан тырышып йөрүен, һәркемгә – олысына, кечесенә тиешле сүзләрне әйтә, таба белүен дә, шатлык уртаклашырга да, кайгы-хәсрәт бүлешергә дә беренчеләрдән булып килеп җитүен дә бик яраталар.
Хәсрәтләрнең күп төрлесен күрде шул үзе дә. Яшьтәшем – курчак кебек матур, искиткеч сөйкемле, йөзендә һәрчак елмаю булган (ул безнең хәтерләрдә әнә шундый матур булып саклана, киемнәре, колагындагы тамчылы алкасына кадәр күз алдында) Вәсиләсенең алтынчы сыйныфны тәмамлаган елны суга батып үлүе (капкадан чыгуга зират, ана йөрәге ни хәлләр чыдады икән?!), ире Гасил абыйның 60 яше тулган көннәрдә вафат булуы, кызы Зөлфиянең чәчәктәй чагында ике бала белән тол калуы дисеңме... – бу йөрәк барысын да үз эченә сыйдырган. Аңа әле үз хәсрәтләре генә түгел, башкаларның борчуы, зар-моңнары да сыя. Аңардан кеше өзелми, киңәш-табышка да, хәлен белергә дә килеп торалар. Балалары, оныклары, туганнары да бу йортка эзне суытмый.
–Дингә ничек кереп киттең, Гөлфирә апа, – дим саубуллашыр алдыннан.
–Ничек икәнен дә белмим. Аллаһ бүләге булды ул, – диде серле елмаеп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев