Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Хәтер-хатирә

Без белгәндә инде алар өлкән яшьтәге әби белән бабай иде...

Безнең буын кешеләре әле авылыбыздагы бик матур пар – Зарифа апа һәм Габделхак абый Камалиевларны яхшы хәтерли. Без белгәндә инде алар өлкән яшьтәге әби белән бабай иде. Дин тыелган чорда да икесе дә намазда булган, дини йолаларны башкарган бу кешеләр күпләр күңеленә әнә шундый ак әби һәм ак бабай булып кереп калгандыр. Җомга, гает намазлары да укыла бу йортта.

Шөкер, бүген дә нигезләре исән, балкып утыра. Хезмәт юлын Балтач райкомында инструктор булып башлап, югары партия мәктәбен, авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, Сарман райкомында оештыру бүлеге мөдире, КамАЗда кадрлар буенча җитәкче вазифасында эшләгән Гыйлемхан абый, дистә еллап элек төп йорт янәшәсенә бик матур йорт өлгертте һәм аны кыз туганы Асия апаның кызларына бүләк итте (үзе вафат инде). Дини кыйммәтләр, туган нигез, туганчылык дигән төшенчәләр, күрәсең, бала чакта ук күңелләренә яхшылап сеңдерелгәндер, бу гаиләдәге башка балалар да бер-берсенә туганчылыклы, ярдәмчел булып үсә. Тагын бер уллары Гәрәйхан абый 16 яшендә вербовка белән Ерак Көнчыгышка җибәрелә. Ташкент шәһәрендәге тимер юлчылар институтын тәмамлагач, Украинаның Малин шәһәренә яңа төзелә торган оборона заводына участок начальнигы итеп билгеләнә һәм биредә директор урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелә. Бүген дә гаиләсе белән шунда яши. Әти-әниләренең хәер-догалары ярдәмендә башка балалары да үз һөнәрләрендә танылу ала.

Гөлсинә Яруллина, Яңа Салавыч авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хатирәләр хәтер хәтер-хатирә