Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Хәтердә калган мизгелләр

Һәркем балачагын искә алганда, укытучысын искә алмый булдыра алмый. Укытучы бит ул синең икенче әти-әниең. Сиңа белем, тәрбия бирә, киләчәккә, зур тормыш юлына әзерли.

Шушы еллар эчендә күп кенә укытучыбыз бакыйлыкка күчте. Шушы укытучылар арасында күңелгә нык уелып калганнары бар, алар синең белән гомер буе бергә яши, киңәшләрен бирә, шатлык-борчуларың белән уртаклаша. Син дә аларның тормышы белән яшисең. Менә шундый якын укытучыларымның берсе – Люция апа. Ул гомер буе Кенәбашта башлангыч мәктәптә укытты. Авылыбызда күпме буын балаларга белем бирде. Ә дин кире кайткач, авылым кешеләренә дин сабагы өйрәтте. Ул бакыйлыкка күчкәч, ничектер, авыл моңсуланып калган кебек булды. Әйтерсең лә, ул авылның «алтын тоткасы». Гомере буе авылыбызга, аның кешеләренә хезмәт итте. Алар белән кулга-кул тотынышып эшләде. Икенчесе – онытылмаслык укытучыларның берсе – Сәгыйрә апа. Люция апаның бакыйлыкка күчүенә бер ел булгач, ул да китеп барды. Алар икесе гел аралашып яшәделәр. Аларның укучылары буларак, Кәүсәрия белән без дә гел элемтәдә тордык (Кәүсәрия гомере буе авылыбыз китапханәсендә эшләде). Бу укытучыларыбыз гомеребез юлында терәк, акыллы киңәшләре белән кирәк булып яшәделәр. Бүгенгедәй хәтердә... Без алар белән, җәйнең матур көннәрендә, табигать кочагына чыга идек. Урманнарга, Хәтнә суына барган чаклар сагынып сөйләргә генә калды. Сәгыйрә апа сүзгә бик оста иде: – Карагыз әле, бу Хәтнә чишмәләренең хозурлыгын! Бигрәк матур итеп эшләнгәннәр. Бу миңа чит илгә, ялга барган кебек булды, дип шаяртып та алды. Люция апа башлангычта укытса, Сәгыйрә апа татар теле һәм әдәбият дәресләре укытты. Ул безне тормышка да бик әйбәт хәзерләде. Әгәр мәктәпне тәмамлагач, матур киенәсегез килсә, ипи белән су, аш, бәрәңге, шикәр комы, сөт кенә ашап торыгыз, әгәр тәм-том яратсагыз, матур да киенә алмассыз, акчагыз да тиз бетәр, ди иде. Мин аның киңәшен гомерем буе тоттым.

Без, 1964нче елгы чыгарылыш укучылары, сыйныфташлар, укытучыларыбыз белән гел очрашып тора иде. Инде икенче очрашуда алар булмаячак бит дип күңелләребез моңсулана. Шуңа күрә, исән чакта укытучыларыгызның кадерләрен белегез, очрашуларга дәшегез, аралашыгыз, сөйләшегез.

1964, 1966нчы елгы чыгарылыш укучылары исеменнән, Гәүһәрия Шәрифуллина, Кәүсәрия Галиәхмәтова,

Кенәбаш авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хат