Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Хуҗабикәләр дә кышка әзерләнә

Бу көннәрдә өлгергән бер җиләк-җимештән компот ябу иң таралган шөгыльләрнең берсе. Бездән дә сезгә бер рецепт.

Җәйнең шушы чоры җитсә, хуҗабикәләр өчен дә кызу “урак өсте” башлана. Җиләк җыюдан, аларны кайнату-туңдырудан башланган әлеге чор әле август буе да дәвам итәчәк. Этаплап, бакча нигъмәтләреннән кышка саклауга кайнатмадыр, салаттыр эшләп бетергәнче, кимендә шуның кадәр вакыт үтә. Бу көннәрдә өлгергән бер җиләк-җимештән компот ябу иң таралган шөгыльләрнең берсе. Бездән дә сезгә бер рецепт.

Компотка дигән банка-капкачларны унбиш минут стерильләргә кирәк. Бер өч литрлы банкага өчтән бер өлешенә җиләк-җимеш һәм ачылыгына карап 1,5-2 стакан шикәр комы салабыз. Өстенә кайнап чыккан су агызабыз да капкачлыйбыз. Банканы яны белән яткырып тәгәрәтәбез, бу шикәр комы эреп бетү өчен дә, капкачның яхшылап ябылганмы икәнлеген тикшерү өчен дә кирәк. Аннан соң банкаларны аска каратып куябыз да, җылы әйбер белән төреп, бер тәүлек тотабыз. Компотлар әзер. Компот өчен персикларның төшен алырга, алмаларны бүлгәләргә кирәк. Кызыл карлыган – алма, чия- крыжовник, алма-кура җиләге кушылмалары – компотлары бик тәмле була. Эшләп карагыз әле!

Фото: Г.Гарипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепт