Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Хуш, бәхил бул, Илһам абый!

Бу кара көннең киләсен без, әлбәттә, белдек. Әмма шулай тиз булыр дип уйламаган идек.

Хуш, бәхил бул, Илһам абый! Рәхмәт сиңа! Бу кара көннең киләсен без, әлбәттә, белдек. Әмма шулай тиз булыр дип уйламаган идек. Дөрес, соңгы очрашуыбызда Илһам абыйның хәле, йомшак итеп әйткәндә, әйбәт түгел иде инде. Әмма күңел нәрсәгәдер өметләнде. Аннары, Илһам абыйның гаилә дусты, ярдәмчесе Илһам Хаҗиев та: “Алла бирса, бу кризисны да үтәрбез әле”, - дигән иде. Әле кичә генә көндезге 2-ләрдә Разил Исмәгыйлевич Вәлиев белән сөйләшеп утырдык. Илһам абый турында. “Бәлки, җәйгә кадәр түзәр”, - дип өметләндек. Юк, түзмәде. Татарның рухи маягы сүнде. Алтын баганабыз ауды.+   Әлбәттә, Илһам абый турында, аның бөеклеге, даһилыгы, җырчы буларак кабатланмас осталыгы, татарны саклап калуга керткән өлеше, милли каһарманлыгы турында күп сөйләнер, күп язылыр. И. Шакиров турында фәнни эзләнүләр, әдәби әсәрләр, документаль һәм нәфис фильмнар дөнья күрер, аның исемен урамнар, мәктәпләр, мәдәният учаклары йөртер, Казаныбызны аның һәйкәле бизәр...   Ә бүген мин исә Илһам абыйның кеше буларак, гражданин буларак бөеклеге турында ассызыклап үтәсем килә. Бу иң элек аның элгәреләренә һәм дәвамчыларына мөнәсәбәттә чагылды.   Әйтик, Рәшит Ваһаповның исемен халыкка кайтаруда, мәңгеләштерүдә Илһам абый хәлиткеч роль уйнады. “Рәшит Ваһапов - бөек җырчы иде”, - дип иң беренче ул язып чыкты. Аны “титан, гигант, үзеннән соң җыр сәнгатенә килгәннәргә юл күрсәтүче”, дип атады. Нинди киң күңеллелек! Аннары, Ваһапов фестивалендә Илһам абый беренче көннән ук актив катнашты, җыры белән дә, сүзе – дәрәҗәсе белән дә безгә бик нык ярдәм итте. Беренче көннән башлап Илһам абый Ваһапов фестивале яшь башкаручылар конкурсының жюри  рәисе булды. Мин шунда аның яшьләргә карата гаҗәеп дәрәҗәдә игьтибарлы, ихтирамлы, кайгыртучан булуын күрдем.   2011 елда безнең фонд Филүс Каһировны М.Җәлил премиясенә тәкьдим итте һәм мин Илһам абыйдан яклау сүзе сорадым. Илһам абый, Филүс кандидатурасын хуплап, һәрвакыттагыча бик төпле, акыллы язма әзерләде. “Ватаным Татарстан” газетасы аны бастырып чыгарды. Бөек Илһамның саллы сүзе комиссия утырышында Филүс файдасына җитди дәлил булды.   Соңгы конкурста (2017 ел) Илһам абый инде катнаша алмады. Әмма һәрвакыт хәлебезне белешеп, кызыксынып, акыллы киңәшләрен биреп торды. 15 май, фестивальнең гала-концерты көнне без бер төркем яшьләр белән (Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Рәнис Габбазов) Илһам абый янына бардык. Инде авырып торса да, ул безне бик җылы кабул итте. Гөлсиринне, Рәнисне, Азатны җырлатып та карады. Аларны хуплап, җылы сүзен әйтте, хәер-фатихасын бирде.    “Мондый җырчыларың хәзер ничәү?” дип сорады миннән. “Өчәү”, дидем мин. “Азрак, күбрәк кирәк”, диде Илһам абый. Бер яктан, соңгы вакытта татар эстрадасындагы сәламәт булмаган күренешләргә Илһам абый бик борчылды, һәм талантлы, затлы яшьләрнең сәхнәгә килүенә ихлас сөенә иде. Татар җыр сәнгатенең киләчәге турында һәрдаим борчылып яшәде шул Илһам абый.   ...Илһам абый соңгы көнгәчә кадер-хөрмәттә булды. Бу җәһәттән үз гаиләсе белән аны караган, тәрбияләгән Илһам Хаҗиевка аерым рәхмәтләр әйтәсем килә. Бөтен татар халкы аңа рәхмәтле булыр дип өметләнәм.   Бөекләрнең чын тормышы үзләренең вафатыннан соң – үлемсезлек дөньясында башлана. Бүген Илһам Шакиров үлемсезлек дөньясына күчте.   Хуш, бәхил бул, Илһам абый! Рәхмәт сиңа! 

http://matbugat.ru/news/?id=24389

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: югалту