Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Хуш, Фәрид дус, тыныч йокла...

Балтач егете, майор Фәрид Галимов горурланып-сокланып туймаслык күркәм хәрби кеше иде.

Әфганны үтте... Яман чирне җиңеп чыкты... Тик, фаҗигале үлем, сагалап кына йөргәндәй, иң ышанычлы, ягымлы, итагатьле, чын мәгънәсендә интеллигент булган якын дустыбыз Фәрид Галимовны барыбер арабыздан алып китте.

1959 елның 29 июлендә туган Балтач егете, майор Фәрид Галимов горурланып-сокланып туймаслык күркәм хәрби кеше иде. Бер генә хәрби бәйрәмне дә калдырмады, үзенең әфганчы иптәшләре белән беррәттән моряклар, Чечня бәрелешендә катнашкан егетләр, десантчылар, очучылар бәйрәмендә дә кадерле кунак булды. Пөхтә хәрби киеме, күкрәгенә таккан  медальләре белән әллә каян балкып торучы бәйрәм бизәгенә, бәйрәм күркенә әверелде. Ул шулкадәр ватанпәрвәр иде, әхлаклы-әдәпле булуы белән дә  яшьләргә үрнәк була белде. Ярославль шәһәрендә генерал Андрей Хрулев исемендәге Кызыл Йолдыз орденлы югары хәрби финанс училищесын тәмамлаган егеткә Әфганстанга ике мәртәбә керергә туры килә. Сугыш вакытында аеруча да куркыныч саналган Саланг тоннелен генә дә ике тапкыр уза ул.

Тыныч тормышта казначылык бүлегендә эшләде, озак еллар район хәрби комиссариатында хезмәт куйды. Яман чир белән бик нык авырды. Көчле рухлы булуы белән чирне җиңеп чыкты. Сәламәтлеген кайгырту максатыннан, актив тормыш алып барды, вело, су спортын үз итте. Соңгы елларда көймәдә йөзү спорты белән аеруча да мавыгып китте. Әлеге спорт төренә яраклы җиһазлар сатып алып, мавыгуын камилләштерү өстендә нык эшләде, тау елгаларына кадәр йөзәргә барды. Коми, Пермь якларындагы таулы елгаларны айкады, яраткан хоббиеннан ләззәт алып яшәде. Гаиләсенә ныклы терәк, хәләленә яхшы ир, балаларына киңәш-табыш итәрдәй ярдәмчел әти, иптәшләренә тугры дус булган Фәрид Галимовны югалтуыбыз күңелләргә ачы яра салды. Язгы ташу китергән авыр хәсрәт язлар җиткән саен йөрәкләрдә яңарыр, янәшәбездә чын иптәшнең юклыгы көннән-көн сагындырыр әле.

Хуш, бәхил бул, якын дустыбыз! Кичер безне, әгәр без – хәрби иптәшләрең тарафыннан дөньялыкта ни дә булса эшләнеп бетмәгән икән. Синең исем безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

Сине сагынып, юксынып, районның барлык хәрбиләре исеменнән, әфганчылар җәмгыяте рәисе Дилүс Гатиятуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фәрид Галимов