Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Хушлашу сүзе

Үз туганың, үз яшьтәшең булмаган бөтенләй чит кеше сиңа шулкадәр якын була ала икән!..

Аның белән сине нинди җепләр бәйләп торганлыгын шул якын кешеңне югалткач тагын да ныграк аңлый башлыйсың, бу ачы дөреслек белән килешәсе килмичә, әллә ниләр эшләрдәй буласың... Ләкин чынбарлыкны кабул итмәү мөмкин түгеллеген аңлагач, тамакка килеп тыгылган төерне кая куярга белмичә, үзең дә сизмәстән күз яшьләренә чыланасың... Ә алар туктаусыз ага да ага...

Шушы көннәрдә якын кешем булган Резеда апа Закированың дөньядан китүен дә бик авыр кабул иттем. Дөресен генә әйткәндә, бу хәбәргә әле дә ышанмый йөрим. Акылым бу дөньяда Резеда апа белән башка очрашмаячаксыз, күрешмәячәксез, эч-серләрегезне, ил-дөнья яңалыкларын бүлешмәячәксез дисә дә, җүләр йөрәк читлегеннән чыгардай булып: «Ышанма юк-бар сүзгә! Исән булырга тиеш лә ул!» дип тибүен дәвам итә... Ике ут арасында яшим... Безнең арада булган бәйләнешне әйтеп аңлатырга сүз таба алмыйм...

Олы яшьтәге апа булгач, төпле киңәшләрен жәлләмәгәндер инде, диярсез. Әйе, аның әйткән һәр сүзе алтын бәясенә тиң иде! Мин аның белән киңәш-табыш өчен генә аралашмадым, ул минем якын дустым да иде әле. Кемгәдер яшь аермалары шактый булган ике кешенең уртак темалар табуы, дуслыгы сәер тоелыр. Әмма Резеда апа белән безне чын дуслык бәйләп торды. Һәм аның тагын бер иң мөһим сыйфатын әйтми булдыра алмыйм, ул мине аналарча кайгырта иде. Резеда апа минем икенче әнием булды. Хезмәт юлымны башлаганда да мине үз канаты астына алды. Менә шул газиз әниемдәй якын кешем юк инде бүгенге көндә...

Соңгы вакытта да даими рәвештә аралашып тордык. Кайчан гына шалтыратсаң да көр тавышлы, шат күңелле Резеда апа җылы сүзен жәлләми, тормыш мәшәкатьләрен оныттыра, яшәү дәрте өсти иде. Менә бүген дә ирексездән кул телефонга үрелә... Ләкин телефон якын кешем белән тоташтырмый...

Күптән түгел генә Юныс абыйны югалту кайгысының ачы тәмен татыган булсак, бүген Резеда апасыз да калдык... Алар хәзер бергәдер, бәлки очрашу шатлыгыннан бик бәхетледер дә, әмма миңа әлеге ачы хакыйкать белән алга таба яшәү көчен каян аласы?!

Фәрзия Сафиуллина (Габдуллина),
Нөнәгәр-Нижневартовск

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәрсия хушлашу сүзе