Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Хыял» да хыяллар тормышка аша (+фото)

Эшләрнеӊ сыйфатына карап эшегезне бәяләчәкбез, диде район башлыгы Рамил Нотфуллин.

Заманында зур һәм уӊайлы булган, Балтач урта мәктәбе янында урнашкан, хэзер «Хыял» яшьләр үзәге биләгән бина вакыты өчен бик дәрәҗәле иде. 1998 елда монда хәтта атаклы республика күләмендә татарча көрәш буенча Муса Җәлил призына бәйге дә уздырылды. Еллар узгач, бина да тузды. Һәм ниһаять, 2019 елныӊ ахырында монда капиталь ремонт үткәрелә башлады.

Хәзерге вакытта башкарыласы эшләр бетү ягына бара. 35 миллион сумлык ремонт эшләрен үткәрергә районыбызныӊ «Водстрой» ширкәте алынган. Көн саен объектта 20-25 кеше эшли, эчтәге эшләр беткәч, әле тышкы якны да матурлыйсыбыз була, ди ширкәтнеӊ җитәкчесе Рифат Закиров.

Эшләрнеӊ сыйфатына карап эшегезне бәяләчәкбез, диде район башлыгы Рамил Нотфуллин. Ул «Хыял» яшьләр үзәгенә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев белән килгән иде. Депутат үз чиратында бу четерекле вәзгыять чорында оешманыӊ эше белән танышты, хезмәтләренә рәхмәтен белдерде.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хыял капремонт