Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Хыялдагы олы бәхет

Ике лачын, ике баһадир – аннан да бай кеше юк

Рәфыйковларның яңа нигезгә күченеп, капка эшләп яткан чаклары. Ике баганасын өеп бетергәч, “Кияү, улларың туган, игезәкләр!” дигән Рашида апаның сөенечле сүзләреннән Илдарның башлары күккә тия. Ике лачын, ике баһадир – аннан да бай кеше юк. Хәзер ул дүрт бала атасы, уллары киләчәктә ныклы терәкләре булачак.

Яңгул авылында яшәүче, данлыклы көрәшчеләр нәселеннән булган Илдар белән Айзирәк мәктәптә бер чорда укый. Кечкенәдән башланган дуслык хисләре олы мәхәббәткә әверелеп, яшь гаилә барлыкка килә. Гаилә сөенечләрен тулыландырып, уллары Айдар, Руслан дөньяга аваз сала. Төп йортта тормыш тагын да җанлана. Бер яшь аерма белән генә туган малайлар әти-әнинең дә, әби-бабаның да төп куанычына әйләнә.

1997 елда Илдар белән Айзирәк яңа йорт җиткереп, башка чыгалар. Яңа нигездә исә игезәкләр Инсаф белән Илсаф туа.

– Олылары малайлар булгач, кыз көттек инде. Әни кеше өчен бу табигый хәлдер. Әмма Аллаһы Тәгалә безне тагын да зуррак дәүләт – тагын ике малай белән бүләкләде, – ди Айзирәк ханым.

Бер бала тәрбияләү дә зур җаваплылык, ә сездә берьюлы икәү. Бу тәрбияне дә, назны да икеләтә бирү дигән сүз бит... – дим.

– Игезәкләр артык елак булмады. Беренче көннәрдән үк әнием Рашидә безгә торырга килде. Рәхмәт аңа, әни кеше булгач та газиз әниләрнең ярдәмен, аларның кайгыртуын тоеп яшәү олы бәхет. Инде ул вакытта олылары да 8-9 яшьлекләр, алар да булышты. Көннәр үткән саен, кайчан күзләре күрә башлар микән, утыра башласалар, мөкәйләсәләр, тәпи китсәләр булыр иде дип үскәннәрен көтеп, еллар узганы сизелмәгән дә. Инде Инсаф белән Илсаф та буй җитте. Абыйлары кебек үк безнең ныклы терәкләребез, олы ярдәмчеләребез, – ди зур горурлык хисләре белән әни кеше.

Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, ди халык мәкале. Инсаф белән Илсаф та кечкенәдән тәртипле, тәрбияле, эш сөючән булып үсәләр. Балалар бакчасына йөргәндә дә, мәктәптә укыган чакта да әти-әниләренең йөзенә кызыллык китерми алар. “Игезәкләрнең үзара мөнәсә­бәтләренә килгәндә, берсе өчен берсе үлеп торалар. Берәрсен орыша башласаң, бер-берсен яклап чыгалар”, ди Айзирәк ханым. Инсаф белән Илсаф абыйлары кебек тырышып укып, бүгенге көндә ир-егет өчен бик тә кирәкле булган һөнәрләр үзләштерәләр. Нормадагы һөнәр лицееның да горурлыгы алар.

– Рәфыйковлар укуда да, спортта да гел алдынгы. Бик тырышлар, әдәпле булулары белән дә аерылып торалар. Олыны-олы, кечене-кече итә беләләр, – ди егетләр хакында төркем җитәкчеләре Земфирә Галиева.

Һәр туган көн саен: “Табигатьнең бер хикмәте булган игезләрнең, олы улларыбыз Айдар белән Русланның  һәркайсына бәрәкәтле, матур гомер насыйп итсен!”, дип тели Айзирәк Рәфыйкова.

Әниләрнең бәхете балаларда шул, бу нисбәттән Айзирәк ханым бик бәхетле. Янәшәсендә ныклы тылы – Илдары, һәрчак рәхмәтле булып яшәгән уллары, инде кызларыдай якын киленнәре, балдай татлы оныгы бар. Бәхетле әни булып үзе дә газиз бала булып яши. Шушындый олы бәхет турында күпләр хыяллана гына ала, югыйсә...

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: игезәкләр