Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Хыяллар чынга ашты

Кили авылында яшәүче әфганчы ветеран Фердинант Нәфыйков бакча башындагы чишмәне төзекләндерү хыялы белән яши иде. Моңа ул инде күп еллардан бирле әзерләнде.

Узган шимбәдә Фердинант абый әлеге чишмәне ачу тантанасын оештырды. Тукай урамында яшәгәнлектән, чишмәне дә Тукай чишмәсе дип атады. Чишмәнең яңартылуын Фердинант абыйның авылдашлары да хуплады, дин әһелләре биредә дога кылды, туганнары да килгән иде, әфганчы дуслары бүләкләр дә алып килгән. “Әфган далаларында йөргәндә бер йотым суга тилмергәндә туган иде бу хыялым, – ди Фердинант абый.– Менә 40 елдан соң мин аны тормышка ашырдым.”

Фото: vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чишмә