Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Хәзер телефонның кытыгы киләчәк, ди...

Француз инженерлары телефон өчен гадәти булмаган тышлык уйлап тапкан. Ул ясалма кеше тирсеннән эшләнгән һәм гаджет хуҗасы кулы хәрәкәтенә җавап бирә.

Әлеге эшләнмә белән Марк Тессье җитәкчелегендә Париж технология институты хезмәткәрләре шөгыльләнгән. Тышлыкны уйлап табучы телефоны эшләмәгән вакытта аны чеметеп алу теләге барлыкка килүен белдергән. Ясалма кеше тиресен куллану идеясе шулай туган.

Тессье махсус Skin-On интерфейсы булдырган. Ул сыйпау, кытыклау, сугу яисә чеметү аша гаджет белән идарә итәргә мөмкинлек бирә. Мәсәлән, әгәр әлеге материалдан эшләнгән тышлыкка суксаң, бу хәрәкәт ачу белдерүне аңлатачак.

"Без кеше белән сөйләшкәндә, кайчагында аңа хис-тойгылар белдерү өчен кагылып куябыз. Хәзер бер-беребез белән гаджетлар ярдәмендә аралашкач, бу хисне югалттык. Шуңа күрә шундый кызыклы тышлык уйлап таптык", – ди үзенең эшләнмәсе турында Марк Тессье.

Рәсми рәвештә әлеге эшләнмә Яңа Орлеанда технологик конференциядә тәкъдим ителәчәк. Чехол гадәти ясалма тире һәм реалистик (җыерчыклы һәм күзәнәкле) вариантларда чыгарылачак.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: телефон