Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кичә, бүген, иртәгәге эшчәнлегебез турында баш мөхәррир сүзе

Мәшәкатьләре, шатлык-сөенечләре белән Ат елы да узып китте. Узып киткән ел нигездә уңышлы булып газета тарихында матур сәхифә булып урын алды. Бу исә газета укучыларыбыз белән аңлашып эшләү, иҗат итү нәтиҗәсе дияргә кирәк.

Ел дәвамында абүнәчеләребез сафы кимемәү алдагы елга зур өметләр, планнар белән килү өчен этәргеч булды. Хөрмәтле укучылар, моның өчен чиксез рәхмәт сезгә. Яңа, 2015 елда да 4794 гаиләдә "Хезмәт", 744 гаиләдә "Азьлане" газетасы көтеп алынган кунак булачак. Газетабызның эчтәлегенә килгәндә быел да кечкенә авыллар тарихы белән таныштыруыбызны дәвам итәчәкбез. Белем йортлары белән якыннан таныштырып, аның алдынгы укучылары, мөгаллимнәре, ирешелгән уңышлары хакында тәфсилләбрәк язарбыз. Хезмәт кешесе, төрле өлкәләрдәге яңалыклар, авыл кешесен борчыган проблемалар турында да яктыртырбыз. Укучыларыбыз иҗатына да урын бирербез.
Газетабызның басма вариантыннан тыш, электрон версиясе, ягъни сайтыбыз (www. baltaci.ru) да уңышлы гына эшләп килә. Өстәп шунысын да әйтәсе килә, газетабызның электрон варианты «В контакте» «Одноклассники», «Твиттер», "Гугл", "Фейсбук" социаль челтәрләрендәге төркемнәребезгә дә урнаштырылып бара.
Иң кайнар яңалыкларның оператив бирелүе, шимбә, ял һәм бәйрәм көннәрендә дә гадәти режимда эшләвебез тиз арада даими укучыларыбызны булдырырга ярдәм итте. Сезнең белән генә газетабыз һәм сайтыбыз яши, иҗат итә. Безнең белән бергә булганыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Тормышларыгыз бөтен, сәламәтлекләрегез нык, гаиләләрегез тигез булып, "Хезмәт" ("Азьлане") газетасы һәрчак аерылгысыз дустыгыз, олы киңәшчегез булса иде.
Төрле сәбәпләр белән газетабызга язылырга өлгермәгән райондашларыбыз борчылмасын, ярты ел дәвамында почта бүлекчәләрендә "Хезмәт"кә ("Азьлане") язылырга мөмкин булачак. Шулай ук газетаның теге яки бу саны кирәк булганда үзәк универмагның чәчәкләр һәм газета-журналлар сату ноктасына да мөрәҗәгать итә аласыз.
Безгә языгыз һәм шалтыратыгыз (Балтач бистәсе, Ленин урамы, 91. Телефоннар: 2-47-16, 2-62-53). Бергә һәм бердәм булыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250