Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кичә кичен авыл өсләрен төтен басты

Көндезләрен табигатебез ямьле булды, иркенләп бакчаларны, капка алларын чистарттык дип әйттек тә, кичкырын үзебезгә-үзебез каршы килдек - тырышып-тырмашып саф һаваны төтенгә күмдек.

Янгын сакчылыгы кисәтә, санэпидстанция кушмый, диләр, сүз әйтми берсе дә, шимбә, ял көнне бигрәк тә, эш сәгатьләре беткәч аеруча да күрмиләр. Күрсәң эшлисе, чарасын күрәсе була шул. Ә шул ук вакытта кискен тын юллары, йөрәк чиреннән җәфаланучылар бу һаваны сулый алмый, тыннары кысыла. Өзгәләнеп "Хезмәт"кә шалтыратучылар да булмады түгел, булды. Ләкин барыбер ягабыз, тагын кая куйыйк инде ул чүпне? Барысын да "чүп Камазы"на гына тапшырып бетереп булмый ләбаса...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250