Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кичә Кукмара районының Купка авылыннан көчле гарасат узган

Кичә, яӊгыр килгәнен барыбыз да хәвефләнеп көттек. Киров өлкәсе ягыннан чыккан ак-карасу болытларга кара-каршы яктан килгән болытлар да берләшкәч, кешеләр куркуга калды. Курыкмас идек тә, алдагы атнадагы давыл районыбызга хәйран зур мәшәкатьләр алып килде. Ә менә кичәге яӊгыр күршеләребезне дер селкеткән.

Көндезге сәгать өчләр тирәсендә, Кукмара районыныӊ Купка авылы өстеннән көчле гарасат узган. Авыл халкының сөйләве буенча, көчле җил йорт-җир, каралты-кураларга зыян китергән, шифер, калай түбәләрне каерып аткан, электр чыбыкларын өзгән, агачларны аударган. Шулай ук берсеннән-берсе эре бозлар да яуган. Боз яву нәтиҗәсендә кош-кортлар зыян күргән, бакчалардагы яшелчә түтәлләре кара җир белән тигезләнгән.

Аш.Буҗи авылында да боз яуган. Кукмарада да көчле давыл булды, яшен яшьнәде, чиләкләп яңгыр яуды, дип хәбәр итә «Хезмәт даны» газетасы сайты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250