Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кичен Нариман урамындагы күпернең сүтек булганын күрмәгән – егылып төшкән

Сайтыбыздагы "Балтачта кичен утлар янмый" дигән хәбәр социаль челтәрдә дөнья күрү белән хәбәрләр килеп ирешә башлады: "Урамнарда багана утларын ник карамыйлар икән ул. Кичләрен барлык урамнарда да янмый бит.

Мин берничә көн элек кичке сәгать 9.00 белән 10.00 арасында Нариман урамыннан барганда, автомәктәп каршындагы күпердә ремонт эшләре барганлыгын, аның сүтелгән булганын белмичә, каршыга килүче машинаның ут яктысыннан күзем чагылып, тирән чокырга егылып төштем. Ерак түгел үтеп баручы кешеләр мине тартып чыгардылар. Мең рәхмәт аларга.

Әле ярый башым белән бәрелеп, аңымны югалтмаганмын. Янбашымны авырттырдым, аягымны имгәттем. Мондый очракта гаепне кемнән эзләргә? Әгәр дә ул урында баганада утлар янган булса, мин бүгенге көндә имгәнеп, эштән калып, урын өстендә ятар идеммени?..", диде бер укучыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250