Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кичке мәхшәр

Әгерже хәбәрләре. Дүшәмбе кичке сәгать алтылар тирәсендә Иж-Бубыйда тавык йомыркасы кадәрле бозлар явып, хуҗалыкларга бик күп зыян килде.

Икенче көнне иртән без килгәндә авыл җирлеге Советы каршы Сабантуй мәйданын хәтерләтә иде. Бөтен кешенең телендә кичә булган куркыныч хәл.
- 50ләп авылдашыбыз иртәнге сәгатьтә үк авыл җирлеге Советына килде. Менә МЧС вәкилләрен көтәбез. Ни диярләр? Халыкны әлегә җылы сүз белән булса да юатабыз инде, - ди авыл башлыгы Айдар Хәлиуллин.
Боз яуган 10 минут эчендә халыкка күпме зыян килгәнен исәпләп чыгаруы да авыр әлегә. Мәктәп, балалар бакчасы, Мәдәният йорты тәрәзәләре коелып төшкән, шәхси хуҗалыклар да шактый зыян күргән. Матур гына үсеп килүче кыяр, помидор, җиләк-җимешне әйтеп тә торасы юк. Бөтен җирдә агач ботаклары аунап ята. Әле Әгерҗегә якын-тирә авылларга эштән кайтучылар да, шушы мәхшәргә эләгеп, машиналарына күпме зыян килә.
- Көндез кояш чамадан тыш нык кыздырды бит. Бу юньлегә булмас дип уйлаган идем. Гөнаһ шомлыгына каршы, Ходайның амин дигән чагына туры килгәндер. Эштән кайткач хатын, балалар белән өйдә идек. Кинәт җил күтәрелде дә, боз ява башлады. Мондый зур бозлар яуганын гомергә дә күргән юк иде. Нишләргә дә белмәдек. Урамга чыгу түгел, тәрәзәдән дә карарга куркыныч булды хәтта. Әнә, машина тәрәзәләре чатнап бетте, өсте изелде. Бәрәңге шулкадәр матур чыгып килә иде, аларга да нык зыян килде. Суган түтәлләре дә җир белән тигезләнде, - ди Илдар Әхмәтҗанов нишләргә белми аптырап.
Ә менә аның әти-әнисенең шифер белән капланган йорт, абзар, мунча түбәләре иләк кебек тишкәләнеп беткән. Берничә тәрәзәләре дә ватылган.
- Бу мәхшәр башланганда, ирем, 3,5 яшьлек онык белән өйдә идек. Оныкны кочакладым да, кыймылдарга да куркып утырдым. Тәрәзә ватылып, пыялалары идәнгә сибелде. Бу минутта ниләр кичергәнне, нәрсәләр уйлаганны бер Ходай үзе генә белә. Ярый, үзебез исән калганга сөенәм, - ди Флүрә апа.
Диния апа Касыймова да безне:
- 66 ел яшәп, мондый галәмәтне күргән юк иде, - дип каршы алды.
Ул да бу вакытта оныклары белән өйдә булган. Кызы Гөлчәчәк машинада эштән кайтканда шушы мәхшәргә эләккән.
- Мизгел эчендә бөтен җир ап-ак булды. Машинага бозлар шулкадәр нык бәрде. Куркудан җаным чыга дип торам, - ди Гөлчәчәк. Аларның түбәләреннән яңгыр үтеп өйдәге әйберләре дә юешләнгән. Алдагы көндә генә ачык һавага күчергән 80 төп помидоры да кызганыч.
- Яңа йорт төзибез дип фундамент салган идек. Әле ул кайчан төзелә. Иске өйнең түбәсен алыштырмый булмас инде. Тәрәзәләр дә коелды. Төне буе керфек тә какмадык. Һаман күз алдында шул мәхшәр, - ди Гөлчәчәк.
Менә шулай, бүген Иж-Бубый авылы халкы - аптырашта. Биредә район хакимиятенең махсус комиссиясе эшли. Халыкка килгән зыянны исәпләп, Татарстан җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәчәкләр.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.
Чыганак: http://www.agryz-rt.ru/tt/hbrl/item/4647-kichke-m%D3%99hsh%D3%99r.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250