«Киек каз юллары» белән күңелләрне яулаган Артур Хәсәнов белән Филүс Каһиров ничек танышкан (+видео)
Филүс Каһировның Казандагы концертында Илеш районы егете Артур Хәсәнов та сәхнәгә чыккан иде.
Артур Хәсәнов «Киек каз юллары» җырын Пензадагы җыелу пунктында мобилизацияләнгән иптәшләре каршында җырлап танылды.
Хәрби киемнән киенгән Артурның чыгышы бөтен кеше өчен зур сюрприз булды. Алар Филүс белән бергәләп, хәзер инде бөтен мобилизацияләнүчеләрнең гимнына әйләнгән «Киек каз юллары» җырын башкардылар.
Филүс «Шәһри Чаллы» газетасының туры эфирында Артур белән ничек танышуы турында сөйләгән.
Видеосы таралып киткәннән соң, мин аны эзли башладым. «Зинһар, бәлки аның аккаунты бардыр», – дип, тамашачыларга мөрәҗәгать иттем. Алар да битараф калмадылар, һәм мин аны бер көн эчендә таптым та. Элемтәгә чыктык, телефоннарны алыштык, аралаштык, сөйләштек. «Нишләп синең кебек җырчылар сәхнәдә түгел? Нишләп татар-башкорт эстрадасы синең турында бернәрсә дә белми?» – дип сорадым. Ул: «Мин үземә карата «самокритичный». Минем кебек кенә бөтен кеше дә җырлый бит, дип уйлыйм да, шулай калды инде, – диде. Оялчан, гади татар егете.
Минем якташ булып чыкты – Илеш районы Лаешты авылыннан. Дүртөйледә мәдәният сараенда эшли икән. Анысы да гаҗәп: җырчы булып түгел, тавыш операторы булып эшли. «Дүртөйледә ул мәдәният сараенда тавыш режиссерлары шундый булгач, җырчылары нинди микән?» – дим.
«Без Башкортстанда гастрольләр белән булабыз. Әти-әниең, туганнарың, якыннарың килсеннәр, концерт карасыннар. Сине дә әйтермен, видеоңны да куярмын, сиңа багышлап та җырлармын», – дидем. Әти-әнисе Уфага килделәр. «Мине дә, әниләрне дә шулхәтле зурлагансың», – дип, зур рәхмәтләрен әйтте. Залда бастырып, әнисенә чәчәкләр биреп: «Илгә шундый ул үстереп биргәнегез өчен зур рәхмәтемне белдерәм», – дидем. Шулай бит инде.
Ул олы рәхмәтләрен әйтеп тора. Изгелекне аңлый, белә, тоя торган егет. Артыгын кыланмый. Аңа хәзер кемнәр генә язмый, нәрсә генә тәкъдим итмиләр. Ул барысын да уйлап кына эш итә, – дип сөйләгән Филүс.
Артурны хәзер кая гына чакырмыйлар. Үзенә дә: «Әгәр берәр оркестрга, ансамбльгә чакырсалар, син шунда бар инде. Син барыбер сәнгать кешесе булырга тиешсең. Син, кайтып, әле безнең сәхнәләрдә яңгыратып җырлап, тамашачыларны шатландыра торган егет. Исән-имин йөреп кайтырга менә сиңа стимул», – дим, – дип сөйләгән Филүс туры эфирда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев