Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Кияүгә чыккач турайтырлар!»

Фотографка рәхмәт әйтергәме, әллә Рөстәм кияүгәме, һич аңламассың.

Кызым Лилиягә 14 яшь тулды, паспорт алыр вакыты җитте. Фотоательега барып, тиз генә фотога төште дә аны паспорт өстәленә илтеп тапшырды. Озак та үтмәде, илебезнең тулы хокуклы гражданкасы булып, тантаналы рәвештә беренче паспортын кабул итеп алды.

Өйдәгеләр бу документны кулдан кулга йөртеп карады. «Фотографияң бигрәк матур булган», — дип комплиментлар да әйттеләр. Тик кызлар һәрвакыт нәрсәдәндер риза түгел бит: «Менә монда фотограф утны дөрес куймаган, күләгә төшкән дә муен кыек булып күренә», — ди кызым.

Миңа бер әйбер дә күренми югыйсә, каян уйлап тапкан, һич аңламассың. Шулай да ниндидер юату сүзе табарга кирәк дип уйладым да: «Ярар, кызым, кияүгә чыгасың бар бит әле», — дип куйдым. Кызым миңа җавап итеп: «Нәрсә, кияүгә чыккач, муеныңны турайтырлар әле, дисеңме?» — дип кычкырып көлеп җибәрде.

«Юк инде, кызым, кияүгә чыккач, яңа паспорт алырсың, шунда фотога матур итеп төшәрсең, дип кенә әйтүем иде», — дидем, мин дә көлеп.

Кызым күптән инде кияүгә чыгып, малай белән кыз үстерәләр. Нәкъ мин әйткәнчә, хәзерге яңа паспортында Лилия бик матур, муены да туп-туры. Тик моның өчен фотографка рәхмәт әйтергәме, әллә Рөстәм кияүгәме, һич аңламассың.

Марат ИСХАКОВ

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев