Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Киләчәге өметле

Район икътисадына шәхси эшмәкәрлектән кергән өлеш зур. Алып-сатып кына түгел, нәкъ менә үзе эш ачып продукция җитештерүчеләр булуы күңелле. Шундый предприятиеләрнең берсе Илназ Якупов җитәкләгән «Хәләл» индустриаль паркының да эш колачы елдан-ел арта.

Тулаем алганда парктагы эшләрнең бүгенге торышы начар түгел. Биредә Илназ Якуповның ит продуктлары хәзерләү предприятиесенең колачы елдан-ел зурая. Алар нигездә пилмән ясау белән шөгыльләнәләр. Пилмәннәрне хәләл иттән чыгарылган фарш салып кул белән бөгәләр. Бу эштә көн саен 18 хатын-кыз шөгыльләнә. Ике итче ит белән тәэмин итеп тора. Әзер пилмәннәрне 7 райондагы 350 кибеткә үзләре илтеп бирәләр. Яхшы ит белән йорт шартларында кулдан ясалган продуктны сораучы күп икән. Шуңа күрә җитештерүне тагын да арттырырга планлаштыралар. Моның өчен яңа цехлар әзерләнә. Иттән кәтлитләр һәм башка төрле ашамлыклар да ясала. Узган ел 20 миллион 900 мең сумлык продукт сатканнар. Ә паркның гомуми кереме 27 миллион сум тәшкил иткән. Эшчеләрнең уртача айлык хезмәт хакы 15-18 мең сум. Һәм хезмәт хаклары тулы социаль пакет белән түләнә. Гомумән, «Хәләл» индустриаль паркның киләчәге өметле. Инде быел ук биредә товар җитештерү күләмен 50 миллион сумга җиткерергә планлаштыралар. Монда эшләүчеләр санын да хәзергедән бермә-бер арттырып, 100гә җиткерергә уйлыйлар. Быел төзелә торган яңа биналар эшмәкәрләргә үз эшләрен җәелдерү өчен ташламалы бәядән арендага биреләчәк. Арендага офис биналары да тәкъдим итәләр. Балтачтагы Раиф Гарифуллин инде парктан арендага җир алып, бина төзеп, үз эшен ачып та җибәргән. Йөк күтәрә, төшерә торган баулар, машина тарттыру өчен ленталар ясый башлаганнар. Бер үк вакытта төзелеш эшләрен дә азагына җиткерү эшләре бара, киләчәктә бинаны җылытуны да хәл итәчәкләр. Раиф та дистәгә якын кешене эшле һәм акчалы иткән. Балтачның Казан юлы өстендәге паркта әнә шундый матур планнар белән яшәп ятышлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250