Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Килен-кайнана яки әни диеп әйтик туйганчы

Килен кайнана туфрагыннан ярала дип яратып әйтә бездә халык һәм мин бу сүзләр белән тулысынча килешәм, шул ук вакытта горурланам да.

Әнием Рәүфия Гыйльметдинова Малмыж районы Яңа Йөрек авылында гаиләдә икенче кыз булып дөньяга килә. Тик башка балаларныкы кебек матур, рәхәт, самими балачак көтми аны. Уйламаган җирдән әниләре гүр иясе булып, әтиләре итәгендә дүрт бала тезелеп ятим кала. Сөенечкә әнинең төп йортына килен булып төшкән Нурания апа һәм әтисенең апасы Разия апа читкә какмый аларны. – Мин аларга гомерем буе рәхмәтлемен, – ди күз яшьләре аша әни. – Әти өйләнде, тик үги әни бик усал булды, әниле кешегә кызыгып гомер үтте, – дип искә ала ул үткәнен. Мәктәпне тәмамлагач, укырга дип Кукмарага чыгып китә һәм шунда ук эшли дә башлый.1982 елда Смәел авылының иң чибәр егете Илдуска кияүгә чыга. Әни гомере буе фермада хезмәт куя, әти исә механизатор булып эшли. Утыз биш ел дәверендә иңне-иңгә куеп, бер малай бер кыз үстерәләр. – Тормыш булгач, барысы да булды, егылган чак та, елаган чак та. Хәзер, Аллаһыга шөкер инде, икебез дә лаеклы ялда. Төп йортта яшьләр тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яшибез. Кызыбыз да күрше авылда тормышта, нәни кызлары бар, – дип, бүгенгесенә сөенеп шөкер итә әни. Туганнарының исән-сау булуына, күрешеп тора алганнарына да Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтен җиткереп, тазалыктан аерылмыйча, оныклар сөеп әле тагын озын-озак, тигезлектә яшәргә язсын иде үзенә.
Килен-кайнана темасы кемнәрдер өчен авыр да, кемдер өчен җан рәхәте бирүче тема да ул. Мин дә, шөкер, икенчеләр рәтенә керәм. Кайнанам белән әни-кыз кебек яши башлавыбызга да 10 ел булды. Әлеге еллар эчендә авыр сүзләр әйтелгән булса да, алар өчен гафу үтенеп, кыска гына гомерләрдә аңлашып, матур итеп яшәсәк иде. Әни, булганың өчен рәхмәт сиңа. Синең авыр тормыш юлың безгә уфтанмаска этәргеч биреп, синнән үрнәк алып, шөкер итеп яшәргә этәрә.


Наилә Гыйльметдинова
Смәел авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: килен-кайнана