Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Килмә димибез”.., әмма килмәвең яхшырак

Социаль яклау бүлеге район халкының күпчелек мөрәҗәгать итә торган урыны. Биредә көн дәвамында кеше өзелми.

Хәзер коронавирус чире киң таралган вакытта бүлек нинди режимда эшли? Бүлек җитәкчесе Алсу Гатиятуллина менә нәрсәләр ди:

1. Социаль яклау бүлегендә кабул итүләр алдан язылып килү тәртибе белән бара, әгәр дә сорауларны дәүләт хезмәте порталы аша хәл итеп булмаса гына язабыз. Сорауларны порталда хәл итеп була икән, без ул кешеләрне кабул итүгә язмыйбыз, алар шуннан информация алырга тиеш, моның өчен порталда бөтен мөмкинчелек тә бар.

2. Мәсәлән, кәгазьләр күтәреп киләләр -Мир картасын үзгәрттек, реквизитларын сезгә тапшырабыз, диләр. Аның өчен безгә киләсе юк. Ул реквизитларны “изменение выплатной информации» дигән бүлеккә кереп, порталдан гына да үзгәртеп була.

3. Элгәре, беренче бала тугач та, РФ Президенты акчасын алу өчен бөтен документны социаль яклау бүлегенә килеп тапшырасы иде. Хәзер шундый яңа мөмкинлек туды – 15 октябрьдән башлап, аларның берсе дә безгә килми, заявканы портал аша җибәрә, без аның керемнәрен электрон тәртиптә генә тартып алабыз да, пособиены билгелибез. Бөтен бала пособиеларын,нинди төре бар, барысын да портал аша эшләп була.

4. Өлкәннәр буенча. Аз керемлелек буенча субсидияләргә гаризаларны шулай ук 15 октябрьдән башлап электрон тәртиптә биреп була, ялгыз яшәүчеләр өчен аеруча уңайлы алым бу. Без аңлыйбыз инде, әбиләр белеп бетермиләр, аларга социаль хезмәткәрләр булыша ала. Кем социаль яклау бүлеге карамагында түгел, авылда социаль хезмәткәрләр булмый калмый, мөрәҗәгать итсеннәр,һичьюгы волонтерларны булса да өйрәтергә җәлеп итәрбез.

5. Гаризаны җибәргәннән соң, гариза кабул ителгәнме- юкмы, акча түләнәчәкме, түләнми икән ни өчен икәнлеге шунда үзеңнең шәхси кабинетыңа җавап булып килә. Күп очракта безгә “акча кермәдеме?” дип шалтыраталар. Айның 26нчы числосына кадәр көтәсе, тиеш булып та билгеләнгән сумма килмәсә генә борчыла башлыйсы.

6. Безнең телефоннарны гел “занято” диләр, кирәкмәгән сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләр күп, шуңа күрә буш түгел алар.

7. Тагын бер искәртәбез: өйдән чыкмый , дәүләт порталлары аша гына эшләп була торган эшләрне шул электрон тәртиптә генә башкарырга кирәк. Хәзер бу проблема түгел, һәркемдә диярлек кәрәзле телефон, ноутбук, компьютерлар бар. Социаль яклау бүлегенә портал аша эшләп булмый торган мәсьәләләр буенча гына мөрәҗәгать итсәгез иде. Коронавирус чире куркыныч янаганда, бер-беребебезне саклап яшәү зыянга булмас.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: социаль яклау