Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Килми калганнар үкенсен (фото)

Районыбыздагы барлык яңалыкларны, котлауларны, үлем-китемне вакытында җиткереп торучы - яраткан гәҗитебез "Хезмәт" сирәгрәк чыга башласа да, сыйфаты күзгә күренеп яхшырды.

Редакция хезмәткәрләре төрле чараларны, конкурсларны даими үткәреп тора. Гәҗит битләрендә яңа рубрикалар барлыкка килү сөенечле хәл. Июнь аеның соңгы көнендә үткәрелгән бәйрәм шуның ачык дәлиле. Бәйрәм дигәнем "Хезмәт"леләр арасында тагын бер кат очрашу уздырып, саф һавада кайнар коймак, тәмле чәй белән сыйланудан башланып китте. Редакциянең ачык йөзле, тәмле телле кызлары йөгерә-йөгерә кунак иттеләр үзебезне. Бердәм, тату коллектив хезмәт куя икән "Хезмәт"ебездә, шуңа сөендек.
Бәйрәмнең иң күңелле өлеше алда булган икән, бераздан лотерея уйнату, бүләкләр оту башланды. Балалар чиратлашып тартмадан серле саннар язылган бөтиләрне ала торды, бәхетенә нәрсә туры килә шул бүләк иясенә ирешә торды. "Өлешеңә тигән көмешең"- шул буладыр инде. Ул көнне үземә дә бәхет елмайды, гомер булмаганны, бер капчык шикәр комы оттым. Хәер, килгән кеше берсе дә бүләксез китмәде: кемгә чиләк-чүмеч, кемгә шампунь, кер порошогы кебек йорт кирәк-яраклары чыкты. Әлеге чарага килми калганнар үкенгәннәрдер, шундый кояшлы матур көндә ихластан оештырылган күркәм бәйрәмне күрми калдылар бит.
Борынгы бер философ: "Укымаган кешенең мие күгәрә", дип язып калдырган. Хәзерге заманда яңалыклар белән танышып бару мөһим.Ә яңалыклар гәҗит битләрендә. Шуннан үзегез нәтиҗә ясарсыз: язылыргамы, юкмы?
"Хезмәт" коллективына алда эшләре уң булсын дияргә кала.
Кңелле очрашу оештырып, күңелләребезгә бәйрәм рухы өстәгәннәре өчен зур рәхмәт аларга.
Фәләхетдин Гарәфетдинов,
хезмәт ветераны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250