Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Киләсе атнада Республиканың кайсы предприятиеләре эшләячәкләре билгеле булачак

Татарстанда ял атнасында эшләячәк оешмалар һәм предприятиеләр исемлеге аталачак.

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде.

"Документ киләсе атнада чыгачак, анда эш тәртибе һәм штат режимында эшне дәвам итәчәк оешмалар исемлеге билгеләнәчәк», – дип билгеләп үтте спикер.

ТР Баш санитар табибы, сәламәтлек саклау хезмәте һәм Роспотребнадзор штат режимында эшләячәк, дип өстәде.

20 октябрьдә Президент Владимир Путин, яңа коронавирус инфекциясе таралуга юл куймас өчен, бөтен Россия буенча хезмәт хакын саклау белән бергә, 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәр кертте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча, Covid-19 таратуга каршы көрәш буенча оператив штаб белән берлектә, республикада эшләми торган көннәр башка күп кенә төбәкләрдә кебек 31 октябрьдән башлап 7 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Чыганак: ТИ

Фото: pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ял көннәре