Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Киләсе елга Татарстанда коммуналь хезмәтләргә бәяләр 7,4 процентка артырга мөмкин

2021 елның беренче алты аенда торак-коммуналь хезмәтләрнең бәясе үзгәрмәячәк.

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). 2021 елның июль аеннан Татарстанның зур муниципалитетларында коммуналь хезмәтләргә бәя 7,4 процентка, авыл җирлекләрендә 4,4 процентка күтәрелергә мөмкин. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 14 декабрьдә шуңа кагылышлы указны имзалаган.

Документта әйтелгәнчә, 2021 елның беренче алты аенда торак-коммуналь хезмәтләрнең бәясе үзгәрмәячәк, әмма 1 июльдән ул артырга мөмкин.

Казан, Чаллы, Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Алексеевск, Әлмәт, Баулы, Балтач, Бөгелмә, Буа, Иннополис, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Кукмара, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Түбән Кама, Нурлат, Балык Бистәсе, Байлар Сабасы, Җәлил, Болгар, Тәтеш һәм Чистайда, шулай ук башка кайбер торак пунктларда бәя 7,4 процентка күтәрелергә мөмкин. Әмма авыл җирлекләренең күпчелегендә тарифлар күтәрелү 4,4 проценттан артмаячак.

«Указ рәсми рәвештә дөнья күргәннән соң ун көн үткәч үз көченә керә», - диелә документ текстында.

 

Фото: Солтан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: түләүләр ТКХ түләүләре