Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кирәкле һәм файдалы очрашулар оештырыла (фото)

22 гыйнварда Балтач социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә Чепья авылында урнашкан янгыннан саклау бүлеге хезмәткәре Габдулла Ганиев һәм Алмаз Закиров белән очрашу булды.

Очрашу барышында Габдулла Ганиев үзләренең бүлекчә эшчәнлеге белән таныштырып үтте. Районыбызда булган янгыннар һәм аларның килеп чыгу сәбәпләрен сөйләп китте. Күп очракта янгыннарның электр приборлары белән саксыз файдалану, тәмәке тарту аркасында килеп чыгуын искәртте. Бәхетсезлек очраклары була калганда нинди телефон номерлары буенча шалтыратып хәбәр итәргә кирәклеген искәртте.
Очрашу ахырында Алмаз Закиров һәрбер тернәкләнүчегә янгын куркынычсызлыгын саклау кагыйдәләре язылган памяткалар өләште.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250