Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

"Кирпеч заводы безгә якын" (+фото)

Бу тормышта кул көчен киметергә яисә бөтенләй бетерергә кирәк, дип күпме генә сөйләсәк тә, аннан башка хәзергә булмыйдыр. Ушма кирпеч заводында исә бу хезмәт бигрәк тә кадерле.

2000 елларга кадәр бу оешманыӊ продукциясен алырга иртәнге сәгать дүртләрдә килеп бассалар, хәзерге базар мөнәсәбәтләрендә андый ихтыяҗ юк. Ә шулай да завод җайлап эшләп тора, акрынлап булса да, үзенеӊ кулланучыларын таба. Җәйге чорда укучы балалар бу оешманыӊ төп ярдәмчесенә әвереләләр – алар пичтән чыккан, яндырылган кирпечне аралап, алып китәр өчен әзерләп торалар. Менә быел да 17 егет һәм кыз монда эшкә кергәннәр. Шуныӊ күбесе Кече Лызи урта мәктәбеннән булса, Балтач урта мәктәбе һәм гимназиясеннән дә балалар бар. Алар арасында ике мөләем кыз эшләве бераз сәер тоелса да, алар инде «стажлы» хезмәткәрләр икән, медицина көллиятенеӊ икенче курсын тәмамлаган Людмила Кузьмина монда бишенче җәен эшләп уздырса, Кристина Егорова ветеринария Академиясенеӊ беренче курсын тәмамлаган, 4 ел шушында хезмәт куйган. Бу заводка без ияләштек инде, бездән башка булмас шикелле тоела, диләр алар. Төзүчеләр көнен беләсезме, дип сорагач та, бик ышанычлы итеп җавап бирделәр алар, кирпечтән башка төзелеш юк, дип тә өстәделәр. Үз чиратыбызда без аларныӊ укуларында һәм эшләрендә зур уӊышлар телибез!

(Рәсемдә: Вячеслав Яндыков, Денис, Антонов, Максим Макаров, Роман Григорьев, Людмила Кузьмина, Кристина Егорова, Станислав Ишмурзин, Владислав Сидоров)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кирпеч заводы