Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Киңәш - бездән, үтәү - сездән. Иртәгегә калдырма!

"Бүгенге эшне иртәгегә калдырма" дигән сүзләрне кем башлап әйткән, беләсезме?

Томас Джефферсон - мәгърифәтче, АКШның Бәйсезлек декларациясе авторы, Американың өченче президенты. 1825 елны, гомеренең ахырында ул көндәлек тормышта файда китерәчәк ун кагыйдәне онытмаска өнди.
1.Бүген эшләргә мөмкин булган эшне иртәгегә калдырма.
2.Үзең хәл итә алырдай мәсьәләләр белән бүтәннәрне борчыма.
3.Кулыңа акча кермәс борын аны туздыра башларга ашыкма.
4.Арзанлы әйбер алма, ул сиңа азактан кыйммәткәрәккә төшәчәк.
5.Тәкәбберләнмә. Ул ачлык-ялангачлыкка караганда да кыйммәткәрәк төшә.
6.Ашау ягы кысан дип беркайчан да үкенмә.
7.Теләп эшләгән эш арытмый.
8.Үзеңә кагылмаган бәхетсезлекләр турында уйлама.
9.Бөтен нәрсәгә дә җиңелрәк кара.
10. Ачуың чыкса, унга кадәр сана. Әгәр дә ачуың бик тә куәтле икән, йөзгә кадәр санагач кына үз сүзеңне әйт.
Әйдәгез, шушы үтә дә гади кагыйдәләрне истә тотып яшәп карыйк әле.
Фото: http://tastyandfast.ru/poleznye-sovety/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250