Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Киңәшкә колак сал!

Һәркемгә мәгълүм булганча, язгы-җәйге чорда янгын чыгу очраклары бермә-бер арта. Узган елгы статистикага күз салсак, март-август айларында районда 19 янгын һәм 10 чүп-чар ягу очрагы теркәлгән.

Хәвеф-хәтәр, бәла-казаны булдырмау максатыннан, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Балтач районы буенча күзәтчелек хезмәте бүлекчәсе авыл җирлеге башлыкларына, оешма-предприятие, учреждение җитәкчеләренә, шәхси хуҗалыкларга түбәндәгеләрне үтәргә киңәш итә:
- кар эреп җир чыгу белән авыл җирлекләре, шәхси хуҗалыклар, оешма-предприятие, учреждение территорияләрен чүп-чардан арындырырга, җыелган чүпләрне яндырмыйча, махсус чүп ташлау урыннарына илтеп ташларга;
- шәхси хуҗалыкларга урамга һәм тыкрыкларга урнаштырылган төзелеш материалларын, печән-саламнарны вакытында тиешле урыннарга урнаштырып куярга;
- су алу урыннарына һәм җайланмаларына профилактик тикшерүләр үткәрергә, су запаслары, янгын сүндерү җайланмалары (мотопомпа, огнетушитель) булдырырга;
- ирекле янгын сүндерү оешмаларының эшчәнлеген көчәйтергә, алар карамагында булган янгын сүндерү техникаларын төзек хәлдә тотарга, аларны тиешле күләмдә ягулык белән тәэмин итәргә;
- оешма-предприятие, учреждение, шәхси хуҗалыкларда электр җиһазларының, ягу-җылыту җайланмаларының төзеклеген тикшерү һәм төзек хәлгә китерү буенча профилактик чаралар үткәрергә.
Апрель-май айларында бүлекчә хезмәткәрләре авыл җирлекләренең, оешма-предприятие, учреждениеләрнең язгы-җәйге чорга хәзерлеген тикшерү буенча профилактик чаралар үткәрәчәк, югарыда әйтелгән киңәшләрнең үтәлешенә игътибар биреләчәк.
Янгыннар килеп чыккан очракта каушап калмаска, тиз арада түбәндәге телефоннар аша Балтач районы янгын сүндерү бүлекләренә хәбәр итәргә киңәш итәбез. Балтачтагы телефон: 01, 2-58-01, Чепьяда - 3-42-01, Яңгулда - 3-63-66.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X