Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Китап» онлайн-радиосының мобиль кушымтасын 5000 тапкыр йөкләгәннәр

Хәзерге вакытта «Китап» – иң еш йөкләнгән татарча радио-кушымта.

Татар әдәбиятын, татарча иҗатны таныту максатыннан ачылган «Китап» радиосының мобиль кушымтасын AppStore һәм Google Play сервисларында 5 меңнән артык тапкыр йөкләгәннәр. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына радионың баш мөхәррире Алмаз Миргаязов әйткән.

«Китап» радиосы эшли башлаганга ике генә ай. Күзәтүләр буенча, бүтән бер генә татарча радионың мобиль кушымтасы да беренче ике ай эчендә мондый күрсәткечкә ирешә алмаган иде», – дип сөйләгән Алмаз Миргаязов.

Якын арада «Китап» радиосы эфирында Нәбирә Гыйматдинова, Рәмзия Габделхакова, Марат Кәбиров әсәрләре яңгыраячак. Танылган алып баручылар Әбри Хәбриев һәм Рамил Шәрәповны яңа амплуада ачу да көтелә – алар эфирда лирик шигырьләр укыячак.

Радионы тыңлау өчен смартфонга бушлай кушымта йөкләү кирәк:

AppStore

Google Play

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев