М.Г. Әхмәтов «Алга» колхозы белән 1978-1983 елларда җитәкчелек итә.
Бу чорда авылларның иң әһәмиятле социаль-мәдәни мәсьәләләре хәл ителә, хуҗалык чын күтәрелеш-яңарыш чоры кичерә, җитештерү арта, районга гына түгел республикага билгеле хезмәт алдынгылары, новаторлар үсеп чыга.
Рәис булып эшләгән биш ел эчендә шубанлыларның олы ихтирамын, мәхәббәтен яулый Марат Әхмәтов. Авыл халкы аны «Китмәгез!» - дип елап озата. Район тарихында күрелмәгән хәл була бу. Бездә әле дә кайбер җитәкчеләр: «Халык түрәләрне яратмый ул», - дияргә ярата. Бу - аклану гына. Марат Готович һәм шубанлылар мисалы шуңа саллы дәлил.
1982 елда һәр сыердан 5000 килограмм сөт савып, «районның беренче карлыгачы» булган, озак еллар районда иң алдынгы терлекче дип макталган хезмәт ветераны Нурания апа Исмәгыйлева сөйли:
- Эшләгән кешенең кадерен шул дәрәҗәдә белә торган башка андый кеше юктыр инде ул. Аның кешелеклелеген, гадилеген, яхшылыкларын сөйләп бетерә торган гына түгел бит. Менә мин кырык елга якын терлекче булып эшләдем Ул председатель чакта сыер саудым. Төрле кешеләр белән эшләдем, төрле җитәкчеләрне күрдем. Берсен дә хурлыйсым килми, әмма үпкәләмәсеннәр, берсе дә Маратка җитми. Ул килгәч, без кул хезмәтеннән котылдык, бик күп эшләр җиңеләйде.
Аның бөтен тырышлыгы шул кешеләрнең хезмәтен җиңеләйтү, аларның кадерен белү, арттыру иде шул. Ул бит фермага да конторга йөргән күк йөрде. Кайбер көнне бездән алда килеп, абзарлар буйлап йөреп чыга иде. Син эшләгәндә дә килә ул, син кайтып киткәч тә килә. Кимчелегеңне күрсә дә, тавыш күтәреп, әллә ниләр әйтеп тиргәми, үзенчә, матур итеп, аны тиз генә төзәтеп куярлык итеп әйтә иде. Без аннан курка белмәдек, әмма: тыңладык.
Уйлап карагыз, безгә эшкә килгәндә ул япь-яшь егет иде бит. Күрәсең, белемле, тәрбияле булуы сизелеп торган - аны өлкәннәр дә, тәҗрибәлеләр дә, яшьләр дә яратты. Яраттыра белә торган тәмле сүзле иде шул ул. Кешене эшләтә дә, тыңлата да, кызыксындыра да белде. Ул елларда без фермадан кайтып кермәдек, зарланмадык та, эшләдек тә, эшләдек.
Нинди йомыш-гозеребез булса да, аңа әйттек, киңәшкә аңа бардык - беркем дә район җитәкчеләрен борчып йөрмәде, барысын да аның белән хәл иттек. Өй салганда аннан күргән ярдәмнәребезне әле дә рәхмәт белән искә алабыз.
Картым Марат турында гел: «Күктән йолдыз алып бирсә алса, бу эшләгән кешегә йолдыз да алып бирер иде», - дип әйтә иде.
Бөтен шубанлылар да шулай уйлый дип беләм. Ул киткәндә үткәрелгән җыелышта бөтенебез елап утырдык бит. Ул әле дә безне онытмый. Күргән-белгән, танышлар артыннан хәл-әхвәлләрне сорашып, сәламнәр әйтеп җибәрә. Без дә аны онытмыйбыз. Гел сагынып искә алабыз. Үз изгелекләре, үз яхшылыклары үзенә кайтсын, гомеренең калган өлешен дә хөрмәт һәм ихтирам тоеп яшәсен!
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев