Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Көлне ничек кулланырга?

Бакчада агач көлен кулланучылар арта башлады. Бу — бик яхшы күренеш, чөнки җир эшкәртүдә, экологик яктан чиста продукция җитештерүдә көл иң ышанычлы минерал булып тора.

Агач көленең үсемлекләргә файдасы бик зур. Сәүдә рекламаларында еш кабатланып торган фосфор-калий ашламасына караганда ул күпкә нәтиҗәлерәк. Эш шунда: көл составында Менделеев таблицасындагы барлык элементлар да диярлек бар. Әлбәттә, көл составы яндырылган чималга бәйле. Әйтик, бәрәңге сабагын яндырганнан калган көл составында калий 40 процент тәшкил итсә, помидор һәм кәбестәнекендә 30 процент чамасы була. Яфраклы үсентеләр көлендә калий күләме азрак, аның каравы, кальций 37 процентка җитә. Кальций, шулай ук, янган торф көлендә күп була, ә калий анда бөтенләй юк.

Ташкүмер көлен ашлама рәвешендә кулланырга киңәш ителми. Аның составында үсемлекләр өчен файдалы булган бер генә матдә дә юк. Көлне туфракка керткәннән соң ул 4-5 елга кадәр җирне органика белән туендырырга сәләтле.

Онытмагыз: көлне һич тә участок уртасындагы мәйданга өеп, үзенең таралганын көтмәгез. Аны коры урында саклагыз һәм көл файдасына мохтаҗ үсемлекләрне генә сыйлагыз.

Ничек кулланырга? Көлнең ни дәрәҗәдә файдалы булуы, әлбәттә, үсемлекләрне кайсы вакытта өстәмә тукландыруга бәйле. Әгәр участокта туфрак авыр, каты балчыкчы икән, көлне көздән кертү яхшырак. Аны җирне казыганда аста калдыру дөрес булыр. Җирегез комлы, җиңел яисә торфлы икән — язын, яңгырлар тәмамлангач кулланыгыз. Мондый очракта һәр квадрат метрга берәр стакан исәбеннән сибегез. Көлне минерал ашлама урынына кулланырга теләсәгез, аны күбрәк кулланырга киңәш ителә.

Көл хәтта газоннарга да яхшы тәэсир итә. Моның өчен көлне үлән өстенә җиңелчә генә сибеп чыгарга кирәк. Нәтиҗәсе озак көттермәс.

Көл әче туфрак өчен дә бик файдалы. Әгәр аны көздән кертеп өлгерсәгез, җирне фосфорга баетасыз дигән сүз. Ул үсемлекләрнең салкыннарга каршы торучанлыгын да көчәйтә.

Игътибар! Көлне компост әзерләгәндә дә кулланырга кирәклеген онытмагыз. Һәр кубометр компостка 10 литр көл төнәтмәсе сибелә. Ул органиканың ашламага әверелү процессын тизләтәчәк.

Кайсы ысул отышлы? Алда әйтелгәнчә, көлне коры килеш тә, төнәтмә рәвешендә дә куллану файдалы. Су белән бутап эшләнгән төнәтмәгә өстенлек бирергә кирәк. Аны коры килеш җир казыганда төптә калдыру өчен генә сибеп кулланалар. Төнәтмә рәвешендә файдаланганда көл суы үсемлекләрнең тамырына тизрәк һәм күбрәк күләмдә төшәчәк. Сыек хәлдә үсемлекләр аны яхшырак та үзләштерә. Аннары төнәтмә итеп “сыйлаганда” көл җилдә очып та әрәм булмаячак.

Төнәтмәне түбәндәге ысул белән эшлиләр. 10 литр суга 100-200 грамм көл салып, аны берничә минут дәвамында бутарга кирәк. Аннары бутауны акрын гына дәвам итеп, төнәтмәне үсемлекләргә якын җир өстенә — кече буразналарга, ягъни яшелчә-җимешкә якын һәм читкә агып китмәслек итеп сибәләр. Әлбәттә, соңыннан аның өсте-нә бераз туфрак таратып куярга кирәклеген истән чыгармагыз.

Мондый алым да бар. Һәр культурага да көлне бертөрле ысул белән кулланып булмый. Әйтик, кыяр, ташкабак, патиссон орлыгын утыртканда чокыр төбенә 1-2шәр аш кашыгы көл салына. Ә татлы борыч, баклажан һәм помидорларга күләмне өчәр аш калагына кадәр арттырырга кирәк.

Игътибар! Бакчада агач-куакларны көл белән туендыруның бер сере бар. Көл белән торфны бергә кушып, коры катнашма эшләргә кирәк. Ул туфракны файдалы минераллар белән тәэмин итүне яхшыртачак һәм әче туфракны баетачак, дип яза Кызыл таң.

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачыга