Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Көн дә сыра эчсәң ни була?

Сыра составындагы майлар бавырны зарарлый.

Аракыда һәм самогонда алардан котылырга өйрәнгәннәр, ә сырада аларны нейтральләштереп булмый. Нәтиҗәдә, циррозга кадәр "барып җитәргә" мөмкин.

Шул ук вакытта, сыраның зур күләме организмда гормональ баланска йогынты ясый. Әйтик, ир-атларның тестостерон дәрәҗәсе кими. Моның нәтиҗәсе чәч коелу, хәтта интим тормыштагы проблемалар да булырга мөмкин. Хатын-кызларда эндокрин система белән проблемалар туарга мөмкин.

Моннан тыш, сыра ашказанының лайлалы тышчасын ярсыта, ашказаны сутын чыгаруны кыенлаштыра. Нәтиҗәдә, матдәләр алмашуы белән проблемалар, гастрит һәм башка авырулар булырга мөмкин.

Көн саен сыра куллану гадәте кан тамырларының калынаюына, йөрәкне май катламы каплауга китерә. Нәтиҗәдә кешенең йөрәге дөрес типми, йөрәк чире һәм хәтта инсульт янавы ихтимал, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сыра