Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Көнчеләр булмасак та

Безне, ягъни балтачлыларны көнче халык диярлек түгел анысы, шулай да күрше арчалыларның, ягъни "Арча якташлыгы"ның шушы арада Тинчурин театры бинасында ике көн буе очрашып-күрешеп күңел ачуларын бер газетадан укыгач, күңелдә барыбер нидер кыймылдап куйды.

Нигә безнең шундый бәйрәмнәр ясый торган якташлыгыбыз юк соң һаман, күршеләрдән кайсы ягыбыз ким безнең? Дөрес, Арча районының территориясе, иген мәйданы бик зур, шәп язучылары гаҗәеп күп. Аның каруы, һәр гектар җирдән иген уңышы, һәр сыердан сөт алу буенча Балтачның беркайчан Арчадан калышканы юк. Авыллар арасын асфальт юллы итү кебек эшләрдә Арчага гына түгел, бик күп күршеләренә үрнәк булды ул. Арчаның бик матур эшләп килә торган хәзерге хакимият башлыгы да Балтач районында канат ныгыткан шәхес бит әле. Гөрләп эшләрлек якташлыгы булмау Балтач кешеләренең үтә тыйнаклыгыннандыр, сәбәбе аңлашыла да кебек, ләкин үзеңне ким итеп тоюның чиге дә булырга тиештер бит. Җитмәсә, матбугатта якташлык җәмгыятьләре эшчәнлегенә киләчәктә смотр-конкурслар үткәреләчәге хәбәр ителде. Без ул көннәрдә дә БДИга кертелмәгән бала кебек нәүмизләнеп утырырбызмы?
Балтач якташлыгы төзелсә, аңа Казан хакимиятендә озак еллар эшләгән, чит илләр белән дә якын элемтәдә булган Расих Сәгыйтов яхшы җитәкчелек итә алыр иде. Оештыру сәләте дә булган, сәяси җилнең дә каян-кая исәсен тойган Расих әфәнде бүген дә элекке хезмәтендәдер дип уйлыйм. Аның Балтачта яшәүче сеңелләре дә эшмәкәрлектә һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә уңганлыклары белән танылган райондашлар. Якташлык бүтән районнар белән бер үк вакытта оештырылса, Президент аппаратында эшләгән чагында аңа Рәшит әфәнде Галимов та, җидееллык мәктәптәге минем сабакташ, галим Азат Зыятдинов та шәп җитәкче буласылар иде.
Якташлыкка мәгълүмати булышлык кирәк булса, Балтачның ике кызы - ТНВда, мин белгәннәре генә дә биш-алты кешебез газета редакцияләрендә эшли. Киленнәребезне дә кушып санасак, андыйлар дистәдән артадыр. Мәдәни чараларда теләп катнашырлык егет-кызларыбыз Казанда да, районның үзендә дә байтак. Казанда районнан киткән эшмәкәрләр дә бардыр, әмма андыйларны район хакимиятендәгеләр генә беләдер. Казандамы, Балтачтамы үзара очрашу-сөйләшүләр булмагач, район халкы андагы якташларның байтагы хакында хәбәрдар түгел. Элемтәдә тору ике як өчен дә файдалы булыр иде бит.
Арчаларга бераз көнләшеп караудан тыш, бу турыда сүз кузгатуымның тагын бер сәбәбе бар әле. ТНВдагы "Таяну ноктасы" тапшыруының 11 апрельдәгесенә Казандагы Балтач "җәмәгатьчелеге"ннән Русия Ислам университеты ректоры Р.Мөхәммәтшин, кинорежиссер Илшат Рәхимбай, журналист һәм тагын ничәдер заманча һөнәр иясе Амил Нур һәм бу районда тумаса да якташ саналырлык шәхес - мәшһүр режиссер Кәшифә Тумашеваның оныгы архитектор Нияз Халитов чакырылган иде.
Тапшыру безнең районга багышланмады, шунлыктан бирегә аларны махсус бергә чакырганнардыр дияргә сәбәп юк. Димәк, теләсә-нинди вәзгыятькә карата үз сүзен әйтерлек көчле шәхесләр безнең якташлар арасында да бар һәм алар җәмәгатьчелекнең күз алдында. Аларны бергә туплаучы якташлар җәмгыяте дә булса, көчләре сизелерлек артыр, Балтач белән эшлекле элемтәләре дә ныгыр иде кебек.
Рәфыйк ШӘРӘФИЕВ
Карадуган авылы.
http://tatyash.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250