Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Коелар нишләп моңсуланып утыра?

Авылларда йөргәндә урмдагы, ишегалларындагы коеларга игътибар итәм, аларның күбесеннән инде су алмыйлар. Кое түгел, хәзер колонкалары да калмады диярлек, йортка су кергән, коеларның хаҗәте шул тиклем.

Әмма кайбер урыннарда коелар кулланылышта булмаса да саклана.Ссаклансын, безнең тарих бит ул. Тик өстен генә кадаклап куярга онытмасыннар, бала-чага уйнап төшеп китүе ихтимал. Андый хәлләр ишетелгәләп тора, аллам сакласын. Хәер, соңгы елларда кое казытучылар да барлыкка килә башлады. Бу суга кытлык булуга бәйле. Андый эшне башкаручы аерым бригадалар барлыгы да билгеле. Бәяләре тешләрлек - 30-40 мең арасы дип сөйлиләр. Тик аларныкын мондый асылмалы чиләкле коелар булмас инде, андагы механизмны бер кнопкага гына басу да хәл итәдер.

Шулай да коелар сагындыра, әйләндерә-әйләндерә чиләк төшерүләр, кире әйләндереп менгерүләр... Кулланганы әле дә куллана икән бит, Норманың Ленин урамында Балтач бистәсенеӊ Космонавтлар урамындагы коелардан нәкъ шул рәвешчә су алалар. Менә андагы коелар бүтән инде, боек түгел, җанлы дисәң дә була. Чөнки аларга әле дә кеше өзелми, килгәләп тора.

Хөрмәтле укучыбыз, Сезгә билгеле булган коеларныӊ фотоларын һәм кыскача тарихын җибәрсәгез, бик рәхәтләнеп сайтыбызга урнаштырачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250