Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кофемы, чәйме?

Экспертлар Русия "чәй" иле статусын тулысынча югалтты, дип саный.

Карантин һәм үзизоляция бөтен дөньяда кофе кыйммәтләнүгә китерде. Рестораннар һәм кафелар ябык, эчемлекне өйдә кайнатырга туры килә. COVID-19 пандемиясе вакытында ихтыяҗ барлык продуктларга диярлек төшкән, ә менә кофега арткан. Нью-Йорк биржасында май фьючерслары 15 процентка сикергән.

Русиялеләр дә чәйгә караганда кофе күбрәк эчә башлаган. Белгечләр сүзләренчә, Русиядә кофега ихтыяҗ үсә. Нигездә, бу эчемлек безнең илгә Вьетнамнан, Бразилия һәм Италиядән кайтарыла.

Экспертлар Русия "чәй" иле статусын тулысынча югалтты, дип саный. Әмма, безнең халык барыбер чәйне өстен күрә. Татарның 90 проценты чәйдән тора дигән сүз юктан гына чыкмаган. Безнең халык, гомумән, чәйсез яши алмый ул. Өйгә кем генә кермәсен, барысын да чәй белән сыйлап чыгаралар, дип яза Кызыл таң.

Шагыйрь әйтмешли:
“...Чәең каты, сөтең куе булса,
Җегәрләнеп китә буыннар".

 

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Идрис Саитгалеев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чәй кофе