Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кояшлы 12 сентябрь көне гаиләбезгә зур кайгы алып килде

Кайгы җилләре беркемнең дә ишеген какмасын. Һәрбарчагызга исәнлек-саулык, гаилә иминлеге телибез.

Кояшлы 12 сентябрь көне гаиләбезгә зур кайгы алып килде. Бөрбаш Сәрдегәне авылында яшәгән, бик тә хөрмәтле кешебез Хәсән Хөсәеновның йөрәге тибүдән туктады.

Әтиебезне Бөрбаш Сәрдегәне халкын мәдәни-агарту эшләренә тартучы да, сәнгатьне аңларга өйрәтүче буларак та районда яхшы хәтерлиләр. Ул 1963 елда 7 класс белем белән клуб мөдире буларак хезмәт юлын башлап җибәрә, шушы чорда урта белем ала, Алабуга мәдәният училищесында читтән торып белемен күтәрә, 33 ел буе Сәрдегән авылының партия оешмасын җитәкли, төрле чаралар, фермаларда стенгазеталар, бюллетеньнәр чыгара, төннәр буе утырып язган чыгышлар һәм докладларда авылның әхлакый яктан торышына җавап бирә. Ул гомер буе үз-үзенә таләпчән һәм башкаларга бар яктан үрнәк булды, дистә елдан артык авылыбыз имамы булып, халкыбызның асылына кайту өчен зур көч куйды. Әниебез Нурзидә белән без, алты балага, якты дөнья бүләк итеп, үз үрнәкләрендә намуслы, гадел, тырыш, кешелек-ле итеп тәрбияләделәр. Кайгылы көннәребездә безгә ярдәм иткән район җитәкчелегенә, җирле җитәкчеләргә, туганнарга, якыннарга, авылдашларга, хезмәттәшләргә, дусларга олы рәхмәтебезне ирештерәбез. Кайгы җилләре беркемнең дә ишеген какмасын. Һәрбарчагызга исәнлек-саулык, гаилә иминлеге телибез.

Мәрхүмнең тормыш иптәше – Нурзидә, балалары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев