Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Коляска 1982 елда җитештерелгән, бабайларга «Якты юл» колхозы тарафыннан бүләк ителгән, хатынның апасын, хатынны тәрбияләп үстергән»

«Оныкларны үстерергә дә җитәчәк»

Әбри Хәбриев хатынының туган авылында 1982 елда ясалган коляска тапкан. Коляска әле дә менә дигән итеп йөри, тузмаган, таушалмаган. Артист кечкенә кызы Хәлимәне саф һавада шул коляскада тирбәтеп йоклата.

«1982 елда җитештерелгән, бабайларга Куныр авылы колхозы тарафыннан бүләк ителгән, хатынның апасын, хатынны тәрбияләп үстергән, атынчыклы коляска. Бер җире дә ватылмаган. Тутыккан җирләре генә бар, ләкин хәрәкәтләнә. Тормозына хәтле бар», — дип күрсәткән артист колясканы.

«42 ел», — дип кушылган аңа тормыш иптәше.

«Моның белән ташлы җирдә йөрергә куркыныч. Ләкин авылда бер дигән. Моны әле бер яхшылап буяп та куйсаң, өр-яңа була. Әле җәйге варианты да бар», — ди Әбри.

«Вәт элек техниканы ясый белгәннәр! Хәзергеләре максимум 3 елга җитә»;

«Әле бу сезне оныкларны үстерергә дә җитә! Молодцы, саклый белгәннәр!»;

«Минем 3 балам да шундый импортный коляскада үстеләр»;

«Бездә дә бар бу коляска. Ирем үскән, хәзер безнең балалар үсә», — дип комментарийлар калдырганнар пост янында.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әбри Хәбри