Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Коллегабыз язган җырга клип төшергәннәр (+видео)

«Уклы йөрәк» җырының көен Гүзәлия иҗат иткән.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтованың җырына клип төшергәннәр.

«Уклы йөрәк» җырының көен Гүзәлия иҗат иткән.  Аны Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов белән Лэйна дуэт итеп башкара. Клип укучы кыз белән укытучы абый мәхәббәте турында.

 

Эльмира Әхмәтова – бик күп җыр сүзләре авторы. Аларны Гүзәл Уразова, Ришат Төхвәтуллин, Гөлназ – Илсур Шәрипҗановлар, Зәйнәп Фәрхетдинова, ИлСаф, Гүзәлия, Гөлназ Асаева, Әнвәр Нургалиев, Идел Нургалин, «Дустар» төркеме һәм башкалар үз репертуарына алган.  Гүзәл Уразова башкаруындагы «Кунак кына җирдә» һәм Ришат Төхвәтуллинның «Сула» җырлары исә замана хитларына әверелде.

 

Чыганак

Фото Эльвира Әхмәтованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев