Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Колорадо коңгызы исән!

Ел саен язны, бәлки бу ел колорадо коңгызлары булмас дип көтәбез дә...

Тик кышлар нинди генә килсә дә, алар исән калу әмәлен таба шул. Быел да исән алар! Яңа тишелеп килә торган бәрәңгеләргә шактый бердәм генә ябырылганнар. Саннары да аз булырга охшамаган.
Утыртканда бүлбеләрне "престиж" препараты белән эшкәртсәң, коңгызлар якын да килми диләр дә... Кырык көннән артык коңгыз якын килмәслек булгач, әлеге препаратның көчен чамалавы кыен түгел. Бүлбедә калмый, җиргә чыгып бетә дисәләр дә, һич югы, бәрәңгене артык агудан саклыйк дигән булабыз да... Ә җәй буена ике-өч тапкыр эшкәртә торган "үзебезнең" агуларга күнектек инде, аларны агуга да санамыйбыз. Тәк шту, "үзебезнең" колорадо кортлы җәебез килеп җитте!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250