Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Колынны коткарганда үзе һәлак булган

Башкортстанда бер ир суга баткан колынны коткарганда һәлак булган.

Аның үлеме сәбәпләрен Дәүләт хезмәт инспекциясе тикшергән, ул эш бирүчене гаепле дип саный.

Фаҗига 27 сентябрьдә булган. «Рощинский» совхозының ат фермасы җитәкчесе ат караучы булып эшләүче абыена төшке аш илтергә бара. Анысы совхоз территориясендә Куганак елгасы артында атлар көтә. Төшке ашны ашагач, ирләр хайванкайларны икенче ярда урнашкан фермага куарга була. Көтү елганы үтеп чыга, әмма бер колын суда кала. Малга ярдәм итәргә кирәген аңлап, ферма җитәкчесе машинаның багажнигыннан бау ала да куакларга буталган колынга таба бара.

- Хезмәткәр хайванны ярга тарта башлаган булган инде, ләкин кинәт абыйсына кычкырып, суга егылган. Ярдәмгә якында эшләгән ирләр килгән. Алар зыян күрүчене алып чыгара һәм ашыгыч ярдәм чакырта. Бирегә килгән бригада ирнең үлемен раслый. Ул суга бату нәтиҗәсендә механик асфикциядән үлгән , - дип хәбәр иттеләр Дәүләт хезмәт инспекциясендә.

Аның үлеме өчен эш бирүче җавап бирәчәк, дип яза Кызыл таң.

Фото:Уфа1.ру

Автор: Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига суга бату