Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ком-таш арасыннан граната табылган

Узган шимбә көнне 17 сәгать 45 минутта полициянең кизү тору бүлегенә Буа районының Аксу авылында шәхси йорт ишегалдында өеп куелган комлы-ташлы күчтән гранатага охшаш әйбер табулары хакында хәбәр килә.

Сүз уңаеннан, хуҗа төзелеш материалын 2007 елда ук сатып алган булган. Хәбәр алынуга Аксуга киткән оператив төркем, чыннан да, төзелеш материалы эченнән граната табып ала. Коралның "F1" маркалы икәнен ачыклыйлар. Хәзерге көндә граната Казанга экспертизага җибәрелде, анда аның сугышчанмы, әллә уку-өйрәнү өченме икәнен тәгаенлиләр, дип хәбәр итә Буа җирле басмасы.
Фото: http://kolpinonews.ru/news/10701

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250