Коммуналь хезмәтләргә бәяләр 4 процентка артачак
Киләсе елда Татарстанда коммуналь хезмәтләргә бәяләр 4 процентка артачак.
Бу хакта финанс министры урынбасары Рөстәм Аюкасов Дәүләт Советы комитеты утырышында белдерде.
«1гыйнвардан азык-төлек һәм дару бәяләре – 4 процентка, 1 сентябрьдән стипендияләр – 4 процентка, 1 июльдән коммуналь хезмәтләр хакы – 4 процентка үсәчәк», – диде ул 2022 елга Татарстан бюджеты турында закон проекты буенча фикер алышуда.
Аюкасов әйтүенчә, киләсе елга республика бюджеты керемнәре – 294,8 миллиард сум, чыгымнар – 305,7 миллиард сум, бюджет дефициты 10,9 миллиард сум күләмендә планлаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев