Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Коммуналь хезмәтләрне бушлай итәрләрме?

Коммуналь хезмәтләрне бушлай итәргә кирәк! Русиянең җәмәгать башлангычлары сайтында менә шундый тәкъдим игълан ителде.

“Эш хакларының түбән булуы аркасында ил халкының күпчелеге лаеклы тормыш алып бара алмый, акчаларын кысып тотарга мәҗбүр. Русия гаять зур ил, аны халкы коммуналь хезмәтләр өчен түләмәгән Төрекмәнстан белән чагыштырып булмый. Русия – иң бай ил. Ул тоташ Европаны һәм Азиянең аерым өлешен ягулык белән тәмин итә ала.Менә шундый байлыкка ия булып та ни өчендер үз халкына эчке тарифларны арттыра“, – дип язылган әлеге хәбәрдә.

Хезмәтләрне бушлай итүне тәкъдим итүчеләр бу адым кешеләрнең яшәү дәрәҗәсен күтәрер, илдәге психологик климатка уңай тәэсир итәр иде дигән теләкләрен дә җиткерә, дип яза Өмет басмасы.

 Шәп тәкъдим бит!   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: жкх