Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Коммуналчыларга беркемнең дә теше үтми

Россия Президентының торак-коммуналь хезмәтләренә тарифларны елга 6 проценттан да күбрәккә арттырмаска дигән күрсәтмәсен тиз оныттылар, кайбер түрәләр ил җитәкчесенең сүзенә бөтенләй колак салмый, ә киресенчә, ике тапкырга арттыралар.

Хөкүмәтнең 2015 елда торак-коммуналь хуҗалыгында хезмәт күрсәтүгә бәяләрне 4 проценттан арттырмаска дигән әмере дә үтәлмәде.
Экспертлар исәпләп караганнар: 2015 елда коммуналь хезмәтләргә тарифлар 12 процентка арткан.

Россиядә беренчеләрдән булып Татарстан капиталь ремонтка акча җыя башлады. Шул ук вакытта милекчеләр агымдагы ремонт өчен дә акча түлиләр. Бу акчаларның ничек файдаланылуына күзәтчелек итүчеләр бармы? Кайбер йортларның коридорларын агарталар, буйыйлар. Бу капиталь ремонтмы, әллә агымдагы ремонтмы? Ни өчен фатир хуҗалары ремонт өчен айга ике тапкыр түли?

Менә коммуналчылар тагын бер яңалык уйлап таптылар: фатирларны җылыту өчен җәй айларында акча җыймаска булдылар. Аның каравы, тарифларны ике-өч тапкыр арттырдылар. Бездә йортлар һава шартларына карап, җылылыкны көйли торган приборлар белән тәэмин ителмәгән. Югыйсә, идарәче компанияләр аларны агымдагы ремонт өчен түләнгән акчалар исәбенә дә куя алалар.

Әлбәттә, коммуналь хезмәтләргә бәяләрне чамасыз күтәрү аз акча алып эшләгән бюджеттагыларның һәм пенсионерларның акча янчыгына нык сугачак. Байлар һәм түрәләр моны сизмәячәк.

Балтач, Норма, Кариле авылларына краннан килә торган су тиешле таләпләргә туры килми, эчә торган түгел. Су юшкынлы, каты. Әле ярый якын-тирәдә чишмәләр бар. Күпчелек халык чишмә суы куллана. Бәлки бу кискен мәсьәлә сулыкларны саклау елында уңай якка хәл ителер дип өметләнеп карыйк.

Казанда кайбер фатирларда су исәпләгечләр дә куелмаган. Шуны сәбәп итеп, хөкүмәтебез судан файдалану нормасын арттырырга җыена. Мәсәлән, ул 2016 елның 1 гыйнварыннан - 20 процентка, 1 июленнән тагын 10 процентка артачак. Димәк, фатир хуҗалары су исәпләгечләр куярга тиеш булалар. Әлбәттә, моның бер уңай ягы да бар: бөтен милекчеләр бертигез түләячәк. Ә менә ни өчен су исәпләгечләрне дүрт ел саен алыштырырга мәҗбүр итәләр? Югыйсә, аларны файдалану вакыты 10-12 елга исәпләнгән. Алыштырган өчен бер түлисең, техник хезмәт күрсәткән өчен дип тагын бер тапкыр түлисең.
Үзәктән җылытылучы кайбер фатирларда эсселектән яки салкыннан зарланалар. Чит илләрдә һәр фатирда җылылык исәпләгечләр куелган. Экономияләргә телисең икән, батареяңның кранын бор да куй. Бездә кранны борасыңмы-юкмы, шул ук бәядән түлисең. Чит илләр димәктән, Европа илләрендә һәм АКШта торак-коммуналь хезмәтенә тарифларны 3-5 елга бер тапкыр күтәрәләр. Анда да хезмәт күрсәтүнең төренә карап, хезмәт хакына, пенсиягә компенсация ясыйлар яки субсидия бирәләр. Бездә исә җитешкән саен күтәрәләр. Субсидия дигәннәре дә исем өчен генә.
Чыганак:"Шәһри Казан" басмасы
Фото: tsg66.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250